Кышкы лагерьда
Арча педагогика көллиятендә 26–28 гыйнварда Татарстан Республикасының булачак укытучылары өчен кышкы мәктәп эшләде. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты оештырды.
– Булачак укытучылар өчен җәйге, кышкы лагерьлар оештырыла. Икенче курс студентлары өчен җәйге лагерь Иннополиста үтте. Кышкы лагерь – Чаллыда. Узган ел җәен студентлар Арча педагогика көллиятенә җыелды. “Киләчәк укытучысы. Бүгенге көн кешесе” дип аталган бу лагерьда укуы тәмамланганнан соң билгеле бер мәктәпкә эшкә кайтырга дип районнан максатчан юллама белән киткән (алар 15 мең сум стипендия алып укый) беренче курста белем алучы Казан Федераль университеттан, КФУның Алабуга институтыннан, Яр Чаллы Дәүләт педагогика университетыннан 130 егет һәм кыз катнаша, – диде мәгарифне үстерү институты проректоры Лилия Салихова. – Биредә алар команда белән эшләргә өйрәнә, иҗади эшләр белән шөгыльләнә, проектлар ясау күнекмәләрен үзләштерә һәм башкалар.
– Алар мәҗбүри шушы мәктәпкә эшкә кайтырга тиешме?
– Әйе, декрет яллары, егетләр өчен армия хезмәте вакытлары кермичә, биш ел билгеләнгән мәктәптә укытыр- га тиешләр. Узган ел бирегә булачак татар теле һәм әдәбияты укытучыларын гына чакырган идек, быел тарих, биология, химия, чит телләр укытучылары булырга укучы студентларны да алып килдек. Лагерь булганга карап ял итүне генә түгел, тренинглар оештырып, өйрәтүләрне дә максат итеп куйдык.
– Кышкы сменаның Арчада узуы символик мәгънәгә ия. Фикерләр уртак. Максатларыгызга ирешегез. Лагерьны ачык дип белдерәм, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.
Кышкы укуларны ачу тантанасында мөхтәрәм кунак- лар да катнашты. Яшьләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин сәламләде.
– Тормышта укытучы һөнәрен сайлап ялгышмагансыз дип уйлыйм. Чөнки укытучы булу ул иң мактаулы хезмәтләрнең берсе. Авылга эшкә китәргә телисезме? Әлеге проектның иң төп максаты да шул. Алда сезне уңышлар гына көтсен. Ихтирамга лаек укытучылар, хөрмәтле кешеләр булыгыз, – диде Илсур Һадиуллин.
Лагерьны ачу тантанасы Арча педагогика көллияте студентларының искиткеч матур концерты белән тәмамланды.
Алдагы көннәрдә тренинг- лар, осталык дәресләре үтте. Студентлар проектлар төзергә, команда белән бергә эшләргә өйрәнделәр. Лагерь булгач, күңел ачу программасы да тәкъдим ителде. Дискотека, спорт уеннары һәм башкалар егетләр һәм кызларга бик ошады. Арча шәһәре буйлап экскурсияләр дә ясадылар. Иң кызыгы, дуслар таптылар, аралаштылар, күп нәрсәгә өйрәнделәр.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА