Кызыл берет киделәр

2018 елның 2 феврале, җомга

Кызыл берет киделәр

Арчаның 2нче мәктәбенең 8 һәм 9нчы сыйныфларындагы 13 укучы “Яшь армияченең кызыл береты”на ия булу өчен имтихан тотты.

Күптән түгел яшь армиячеләр сафына яңа керүчеләр ант кабул иткән иде, шушы көннәрдә инде алар кызыл беретларга ия булды. Барысы да түгел, әлбәттә, теләүчеләре, ихтыяр көче нык булганнар гына. Чөнки кызыл берет өчен көрәшү уен эш түгел. Аңа ирешү юлында егетләрне шактый каршылыклы киртәләр көтеп тора: берет кию хокукы буенча имтихан рәвешендә хәрби-спорт уеннары ярдәмендә хәрби патриотлыкны расларга, хәрби әзерлекне күрсәтергә туры килә.

Мәктәп тарихында быел икенче тапкыр оештырыла мондый уеннар. Кечкенәдән хәрби киемнәргә, мылтыкка кызыгучы яшүсмерләр бу көнне кулларына чын корал тота, алда торган авырлыкларны җиңәргә омтыла, кыскасы, үзләрен аз вакытка булса да хәрбиләрдәй хис итә.

“Быел кызыл берет кияргә 13 укучы теләк белдерде. Ә яшь армиячеләр бездә – 58”, – ди тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Илдус Әскәров. Быел да әлеге тантанага – яшь армиячеләрнең шатлыгын уртаклашыр- га ТР хәрби комиссариа- тының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов килгән. Үзе белән хәрби ветераннар советы әгъзасы Ренат Галиевны да алган. Шулай итеп, укучылар чын хәрбиләрне дә күрү бәхетенә иреште. Алмаз Әгъзәм улы узган ел да килде, егетләргә кызык- тыргыч сүзләр җиткергән иде: “Киләчәктә яшь армиячеләр – Россиянең патриотлары рәтенә бары лаеклылар гына алыначак!” Быел да кызыл беретлылар сафына әлеге сүзләргә лаеклылар сайланды.

Бу хакта шушы мәктәп укучысы Левон Алврцян яхшы аңлый һәм иптәшләренә дә җиткерергә тырыша. Ул районыбызның “Форпост” оешмасы әгъзасы. Уеннарда ул әйдаман сыман иптәшләренә булышып та йөрде. Кызыл беретны иң чыдамнар, җитезләр, булдыклылар гына кияргә лаек-

лы. Шуңа кызыл беретка һәммәсе дә ия булмаска мөмкин. Быел андый бәхет 9 егеткә елмайды.

Розалия СаФИНА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International