Батырлык үрнәге
2 февральдә Россиядә Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үтәчәкләр.
Сталинград сугышы 1942 елның 23 августыннан 1943 елның 2 февраленә кадәр бара. 125 көн һәр адым, һәр урам, һәр йорт, аның һәр каты өчен барган канкойгыч сугышта миллионнан артык совет солдаты һәлак була, яралана, хәбәрсез югала. Бик тиз арада шәһәрне җир белән тигезләмәкче, Иделгә чыгасы булган Гитлерның планы тормышка ашмый. 1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышы немец–фашист гаскәрләрен чолганышка алып тар–мар итү белән тәмамлана.
– Сталинград өчен барган көрәштә җиңү сугышка кискен борылыш ясаучы вакыйга була. Шуннан соң без бер адым җиргә дә фашистларны аяк бастыр- мадык, аларны куа гына киттек. Бу сугышта немецларның миллионнан артык солдаты һәлак булды, яраланды, хәбәрсез югалды. Дошман бик күп техникасын югалтты. Өч йөз меңнән артык солдаты әсирлеккә төште, – диде 31 гыйнварда Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музей-утарында булган очрашуда шушы музейга нигез салган “Таттелеком” оешмасы генераль директоры урынбасары Рөстәм Гомәров.
Әлеге очрашу нәкъ менә шушы дата уңаеннан оештырылды. Сталинград өчен барган сугышта катнашкан, 38нче дивизия командиры булган, анда күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Суворов ордены алган (аны ул иң кыйммәтле бүләге дип санаган), генерал-майор дәрәҗәсенә күтәрелгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга багышланды ул. Очрашуда булачак солдатлар, Арча педагогика көллияте студентлары катнашты.
– 1-4 курс студентларын алып килдек, – диде тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Рүзәл Галимов. – Алар Сталинград сугышы турында да, Гани Сафиуллин хакында да тарих дәресләрендә укып яхшы беләләр. Бүген аның белән тагын да тулырак танышачаклар.
– Гани Сафиуллин язмышы яшь буынны, бигрәк тә булачак солдатларны патриотик рухта тәрбияләүдә үрнәк булып тора, – диде Рөстәм Гомәров аларны Геройның тормыш юлы, сугышчан биографиясе белән таныштырып.
– Районда матур бер традиция барлыкка килде – язын, көзен егетләрне армия сафларына шушы музей-утардан озатабыз. Моннан тыш та бездә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Безнең егетләр хезмәт иткән частьлар командирлары: “Татарстаннан килгәннәр башкалардан ике башка югарырак торалар”, – диләр икән, бу безнең егетләргә дә кагыла. Сез дә туган җиребезнең лаеклы гражданнары булып калырсыз, район исеменә тап төшермәссез дип ышанабыз. Батырлыкның төп үрнәге сезнең күз алдыгызда, – диде ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов.
Очрашуга Гани Сафиуллин музеен булдыруга үзеннән зур өлеш керткән “Биектау–Сервис” ширкәте җитәкчесе Ринат Гыйбадуллин, “Таттелеком” җәмгыяте матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов та килгән иде. Бу очрашуны “ТНВ” (“7дней” тапшыруы) һәм “Татарстан 24” каналларыннан да күрсәтәчәкләр.
Соңыннан музей-
утар каршындагы Гани Сафиуллин һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Гөлсинә Зәкиева