Өйдә генә дә алып була
2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була. Арча район территория сайлау комиссиясе рәисе Кадыйров Булат Илдар улы белән әңгәмәбез шул хакта.
– Бу көнне ничек тавыш бирергә?
– Россия Федерациясенең сайлау хокукына ия булган барлык гражданнары теркәлү урыны буенча сайлау участокларында сайлау- чылар исемлекләренә кертелә һәм шунда тавыш бирәләр. Әмма тавыш бирү көнендә кемгәдер теркәлү урыныннан читкә китәргә (командировка, ял һ.б.) туры килергә мөмкин. Бу кешеләр үзләре булган урында тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана ала.
– Моның өчен нишләргә?
– 31 гыйнвардан башлап 12 март беткәнче Россия Федерациясе паспорты белән территория сайлау комиссиясенә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәккә (31 гыйнварда безнең районның берничә сайлаучысы әлеге мөмкинлектән файдаланды инде) мөрәҗәгать итәргә яки “Госуслуги” Бердәм порталының онлайн–сервисыннан файдаланырга мөмкин.
25 февральдән 12 март беткәнче гаризаны теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә биреп булачак.
Гариза сайлау комиссиясендә кала, сайлаучыга талон бирелә. Талонда сайлау көнне кайсы
участокка килергә кирәклеге язылган.
– Талон югалган очракта яңасы биреләме?
– Юк, бирелми. Борчылырга кирәкми, сай-
лаучы үзе тавыш бирәчәк участокта исемлеккә кертелгән була инде. Пас-порт белән килеп шунда тавыш бирәсе генә кала.
Ильяс ФӘТТАХОВ