Кар күмеп китә алмады
Кыш үзенекен итте. Мондый бураннарны күптән күргән юк иде. 4 февральдә кичтән башланган көчле буран төне буе барды, иртән дә туктамады, икенче көнне, төнне дә дәвам итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен идарә органнарына югары әзерлек режимы кертү турында боерыкка кул куйган иде. Арча районында да хәл катлаулы булды. Беренче төндә юлларны да япканнар, дигән сүзләр дә булды.
– Төне буе юлларда 22 техника эшләде. Юллар ябылмады. Хәрәкәт туктатылмады. Дөрес, әлегә кечкенә авылларга керүче юлларны чистартырга өлгермәдек. Әмма аларны да тәртипкә салачакбыз, – диде безгә 5 февраль иртәсендә “Татавтодор”ның Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов.
Бу көнне Арча урамнарын да кар күмеп китә язды. Машиналар гына түгел, кешеләр дә көчкә кар ерып йөрде. Нишлисең – кыш. Буран һаман дулый, кар өстәлә торды. Шәһәр урамнарын чистартуда бу көннәрдә күпме техника эшләде? Бу сорау белән “Жилкомбытсервис” ширкәте баш инженеры Ринат Фазыловка мөрәҗәгать иттек.
– Шәһәр урамнарын чистартуда үзебезнең 5 “МТЗ” тракторы, 2 “Амкадор”, 1 грейдер, 1 кечкенә трактор (“Барсик”) эшләде. Башка оешмалардан да техника алырга мәҗбүр булдык. “Эталон” ширкәтеннән чылбырлы трактор, “Монолит”тан бульдозер, “Амкадор”, 2 грейдер, “Агрохимия”дән “Амкадор” юллар чистартуда ярдәм итте. Моннан тыш, шәхси транспортлары белән аерым кешеләрне ярдәмгә чакырдык. 2 “Барсик”, бер “Амкадор” юлда эшли. Арчада гына түгел, Зур Бирәзә, Күпербаш, Айван, Төбәк–Чокырча авыллары урамнарын да кардан арындырабыз. Бер генә урамны да, хәтта өч йортлы булса да, тыкрыкны да калдырмыйбыз, – диде Ринат Фазылов. – Иртән сәгать 4тә чыкканнар иде. Алар шәһәрне кардан чистартып бетергәнче эшләячәк.
Юлчыларның хәлләрен аңлап, алар хезмәтенә ихтирам белән карыйк.
– Тракторлар үтеп киткәннән соң капка төпләрендә юл кырыенда кар өелеп кала. Һәр капка төбендә туктап, тракторчылар аны чистартып йөри алмый. Шуңа безне аңлап, безгә рәнҗемичә хуҗалар үзләре чистартып куйсалар, рәхмәтле булыр идек, – диде баш инженер.
Кайбер урыннарда бозлы кар явып, электр линия- ләренә зур зыян салды.
– 4 февральдә электр линияләре өзелеп, Арчада да 5 сәгать тирәсе ут булмый торды. Шәһәрдә һәм кайбер авылларда 4 авария бригадасы төзексезлекне бетерү өстендә эшләде. Хәзерге вакытта районда утсыз утыручы авыллар юк, бары түбәдән кар төшү сәбәпле, электр линияләре өзелгән кайбер аерым хуҗалыклар гына бар. Электр белән бәйле ситуация контрольдә, – дип хәбәр итте Арча район электр челтәре баш инженеры Илнар Зәйнуллин.
Арчада су бетеп тору да шушы буран, көчле җил белән бәйле булып чыкты. Көчле җил ябыштырган җирдән су каланчасының төбен куптарган. Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Арчага су бирү туктатылып торды. “Водоканал-Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев әйткәнчә, бу эш тә озакка бармады.
Газетабызны басмага биргән вакытка буран тынып калган, шәһәр һәм авыл юлларының да күбесе ачылган иде.
Бу юлы республика һәм район хезмәтләре югары әзерлектә булуларын исбатладылар. Әле тынычланырга ярамый, алда февраль, март. Табигать төрле яктан сынарга мөмкин.
Гөлсинә Зәкиева