Сокланырлык ир–егетләр
Апазда үткән “Ир солтаны” бәйгесендә Апаз, Шушмабаш авыл җирлекләреннән, Симетбаштан ир–егетләр катнашты. Гадәттәгечә, бу яклар башкача эшли дә белми, әзерлек яхшы иде. Ир–егетләрнең дә чыннан да шушы исемгә чын мәгънәсендә лаеклыларын тапканнар.
Пөшәңгәрдән Марат Галәветдиновны үзләрендә генә түгел, Арчада да беләләр. Матур итеп, зәвык белән бизәлгән атларда мәйдан әйләнгәндә сокланып калалар үзенә. Маратның башка төрле һөнәрләр иясе дә икәнне бәйгегә килгәч белдек. Фермада терлекче ул. Ә эштән соң... Балта остасы буларак ат арбалары, көпчәкләре, урындыклар һәм башкаларны ясый, умартачылык белән шөгыльләнә, рамнарын, корт ояларын эшләп куя. Улы Салават әтисенең уң кулы. Марат үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Бу көнне ул Илдар Юзеевның “Соңгы гармун” поэмасын сөйләп, алкышларга лаек булды.
Симетбаштан Ришат Гайфуллин белән сәхнәләштерелгән күренеш аша үзенчәлекле итеп таныштырдылар. “Газ казанын да төзекләндерә, ут сүнсә дә аңа барабыз, эретеп ябыштыручы, мич чыгаручы да ул, терлек чаласы булса да аңа әйтәбез, умарталары да бар, йортын да үзе төзеп чыкты. Ә гармунда ничек уйный!” Авылдашлары әнә шулай мактадылар Ришатны. Тәрәзә рамнарын да үзе ясый, тимер эшенә дә кулы бара – кыскасы, алтын куллы ир–егет, хатынына зур терәк, балаларына үрнәк әти.
Сәрдәбаштан Илгиз Сәмигуллин шәһәргә эшкә китә. Тик авылы һич кенә дә исеннән чык-
мый. Кайта. Тракторга утыра. Гаилә кора. Менә дигән итеп яшәп китә. Куллары алтын аның. Балта остасы, тимерче, бизәүче дә ул. Тимердән төрле фигуралар бөгә. Гөслә ясау остасы да икән Илгиз.
Бу көнне сәхнәгә чыккан ир–егетләр берсеннән–берсе оста булып чыкты. Мирҗәмнән Ринат Зариповны гына алыйк. Нинди генә һөнәр белми ул. “Әти һөнәрле кеше иде, безгә дә өйрәтеп калдырасы килде. Умарта оялары, рамнар ясау күнекмәләре бирде. 3 сыйныфта укыганда мин итек баса башладым. Гаиләдә сигез бала үстек. Җиткерергә кирәк бит. 4 сыйныфтан умарталар карадым. Бүген 70 баш умартам бар. Саз кондызы асрап, тиресен иләп, бүрекләр тектем. Үзлегемнән мич чыгарырга өйрәндем. Күп терлек асрыйм. Елына 70–80 көрәк ясыйм. Ындыр табакларына дип алалар,” – диде ул.
Моннан тыш, оста баянчы, җырчы да Ринат Зарипов. Бая- нын сузып, халык көйләрен җырлап җибәрә дә тамашачы күңелен яулап та ала. Бу юлы да ул гармунда уйнап үзенең яраткан җырын башкарды.
Яшьләр дә сынатмый. Шекәдән Илфат Ризванов Арчада “Газсервис” ширкәтендә эшли. Буш вакытында авылда. Агач эшкәртү цехы ачкан. Үзе гипстан плитәләр, гөл савытлары куярга махсус җайланмалар эшләгән, түшәмне астан яктыртып ясаган. Ә иң хәйран калдырганы – иске суыткычтан кул астында булган әйберләрне кулланып эшләгән инкубатор. “300 йомырка салына, 22 көннән чебиләр чыга”, – диде Илфат.
Шушмабаштан Рамазан Вәлиев арчаларга тәмле камыр ризыклары белән таныш. Безнең кибетләрдә аның цехында пешерелгән әйберләрне бик яратып алалар. “Грант оттык та камыр ризыклары цехы булдырдык. Хатыным Нурия белән бергәләп эшләп киттек. 10 ел эчендә таны- лырга да өлгердек. Мин үзем дә пешерәм”, – диде Рамазан. Кул эшенә дә оста. Өемә бөтен уңайлыкны үз көчем белән тудырдым, ди. Нурия белән Рамазан Вәлиевлар бик матур дуэт та. “Әле дә син бар дөньяда” дип җырлап, алар Рамазанның әнисенең теләген дә тормышка ашырдылар, бер–берсенә рәхмәтләрен, хөрмәтләрен дә җиткерделәр.
Носыдан Рәсим Габделганиев та тамашачыларны тырышлыгы белән таң калдырды. Шофер, гаилә фермасы бар, йөзәр баш каз һәм бройлер үстерә, хоккей уйный, капкада тора, мәдәни чаралар аннан башка үтми, спектакльләрдә уйный. Буш вакыты булдымы, китап укый. Даими китапханә юлын “таптаучы” да ул икән.
Апаздан Таһир Ибраһимов “Ватан” совхозында сыер сава, учетчы–лаборант та, ферма мөдире дә була. Хәзер лаеклы ялда. Аңа карап тик ятмый. “Яшьләрдән калы-
шырга исәп юк. Концерт–спектакльләрдә теләп катнашам”, – ди. Моннан тыш, ул бик оста итек олтырагы салучы. Бу эш белән хәзер бик сирәк кеше шөгыльләнә. Бакчада эшләргә ярата. Слива, виноградлар үстерә, яшелчәләре дә мул уңыш бирә. Буш вакыты калса, агачтан уенчыклар ясый.
Хәсәншәехтан Әхтәм Әхмәтов һәр эшләгән урыныннан үзенә аз–азлап осталык туплаган. Педагогика көллиятен тәмамлаган, армия- дән кайткач Карадуганда җиһазлар ясау фабрикасында эшләгән, аннан җыр, хезмәт, физкультура укыткан, буш вакытларында шигырьләр язган. “Агачтан төрле әйберләр ясаучы, төзүче, балта остасы, монтажчы, хоккейчы, гармунчы, җырчы”, – дип таныштыр- дылар аның белән. Баскыч култыксалары, шкатулкалар, шкафлар, тәрәзә йөзлекләре – чын сәнгать әсәрләре тудыручы ул Әхтәм.
Менә шундый искиткеч тырыш, булган, уңган ир–егетләр яши бу якларда. Я, аларны ничек ир солтаннары димисең?
Гөлсинә Зәкиева