Арча турында яңа китап
27 гыйнвар көнне Арча Үзәк китапханәсендә якташыбыз, 1995 елда туган Артур Тумаковның “Арча. Яңа тулы мәгълүмат, факт һәм ачышлар” (“Арск. Новые подробности, факты и открытия”) китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Көн саен күреп торганга, без Арчаның элеккегесен онытып та барабыз бугай. Кайчак, сирәк кенә искә төшә, хәзерге бу бина урынында элек нәрсә иде соң әле? Артык әһәмиятле булмаганда, бу сорау кызыксындырмый да. Тик арабызда артык кызыксынучылар бар икән. Афәрин! Бу сүзне Арча егете Артур Тумаковка аерым әйтәсе килә. Ул 13 яшендә үк Арчаны, аның җирлегендәге тарих белән кызыксынып, ишеткән, күргән, белгәнен кәгазь битләренә туплап бара башлый. Кечкенәдән кызыксынучан малай авто-
буста барганда да әти-әнисен аптыратып бетерә: “Бу кем йорты, монда кем яшәгән, бу йортны кем төзегән?” һ.б. Бераз үсә төшкәч, әтисе белән чит республика, өлкәләргә юлдаш булып чыгып китә башлый. Ил-җир күрер-гә алгысыган күңел өчен киң дөньяга юл ачыла. Яшьтәшләре яшүсмерлек хыяллары белән янып йөргәндә, Артур ныклап торып тарих белән кызыксына башлый. Күргәннәрен-ишеткәннәрен кайчан да бер хәтер сандыгында иләнеп, күбесенең онытыласын уйлап, кәгазь битләренә төшерә бара ул.
“Язмаларым күбәйгәч, аны кайдадыр саклау, халыкка җиткерү максатыннан, китап итеп чыгарырга ниятләдем”, – ди юрист белгечлеге алучы автор. Китапка фотосүрәтләр төшерүдә, эзләнүләрдә Артурның дусты Булат Гыйниятов ярдәм иткән. Артур белән очрашканчы, фотосүрәтләрне Булат кызыксынып кына төшереп йөргән. Ә беркөнне таныш түгел егеттән ишеткән тәкъдим аны да уйланырга мәҗбүр итә. “Нигә син төшергән фото астына тарихын да язып куймыйсың?” – ди аңа Артур атлы яңа танышы. Ул очрашуга елдан артык вакыт узган. Ә бүген алар, Арча турында яңа истәлекләр тупланган китапны тәкъдир итү кичәсендә түрдә утыралар.
Кичәгә авторның якыннары гына түгел, дуслары, туганнары, үзенә яхшылык теләүче остазлары да килгән, алай гына да түгел, хәтта егетне бөтенләй белмәгән китап сөючеләр дә. Һәммәсе Артурга рәхмәтен җиткерергә, яңа гына табадан төшкән китапны үзләрендә булдырырга тырыша. Сүз уңаеннан, китап район Үзәк китапханәсендә дә үз урынын алды, хәзер үз укучыларын көтә.
Кичәгә килгән район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов егетләргә уңышлар теләде, Арчабыз турында яңа мәгълүмат туп- лаганнары өчен рәхмәтен җиткерде.
Моңа кадәр Артур Дамир улы Биектау районы Усад авылындагы храм турында китапчык чыгарган булган. Кызыксынуы гел арта бара: киләчәктә, тарих сөючеләрне Әтнә, Биектау, шулай ук Арча районындагы тарихи биналар, архитектура һәм православие тарихы белән дә куандырыр әле. Идеяләре күп, хыяллары зурдан егетнең. Ә бүгенге хезмәте өчен ярдәм иткән һәркемгә,
аеруча, дусты Булатка һәм мәгълүмат белән булышкан “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе башкарма комитетының баш белгече Ришат Камаловка чиксез рәхмәтле.
Розалия
Зиннәтова