Дулкынландыргыч мизгел
Арча станциясендә яшәүче Фәйзүнә Закирҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Фәйзүнә апа Саба районы Яңа Мичән авылында туган. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда бригадир булган. Лаборантлар курсын тәмамлаганнан соң Саба сөт комбинатына эшкә юлланган, аннан Арча сөт комбинатына күчерелгән. Лаеклы ялга чыкканчы ул шунда лаборант хезмәтен башкарган.
– Кайчак ул елларны искә төшерәм дә таң калам. Сабада эшләгән вакытта үзебез җәй буе утын әзерләп, мичкә яга идек бит, – ди Фәйзүнә апа.
1953 елда ул Нуркави Нуруллинга кияүгә чыга. Гаиләне тулыландырып бер–бер артлы өч кызлары (уртанчысы вафат) туа.
– Ирем бик әйбәт кеше иде, – ди Фәйзүнә апа. – Матур яшәдек. Ул 1999 елда вафат булды.
Әмма хезмәт ветераны ялгыз түгел. Аның ике ныклы канаты – әниләре өчен нишләргә белми торган кызлары Зөлфия һәм Фәүзия бар, өч оныгы, бер оныгының баласы да Фәйзүнә апа өчен әби дип үлеп торалар. Кызлары икесе дә лаеклы ялда. Фәйзүнә апа кызы Зөлфия белән яши, Фәүзиясе ике көннең берендә әнисенең хәлен белеп тора.
– Әби колагы начар ишеткәч телевизор карамый, әмма газета–журналларны бик күп укый, дөнья яңалыклары белән кызыксына, – ди оныгы Лилия.
Балалары Фәйзүнә апаны олы юбилее белән котлап сюрприз ясаганнар –Арчада яшәүче хемәттәшен кунакка чакырганнар. Гомер буе бергә эшләгән ике өлкән кешенең очрашуы дулкынландыргыч килеп чыкты.
Гөлсинә
Зәкиева