Студентка – хезмәт кенәгәсе
Арчаның 2нче мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары “Россия студентлар отрядлары” Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашулар Арча Укучылар сарае белән берлектә уздырыла. Казан Дәүләт энергетика университеты һәм медицина университеты студентлары — үзләренең студент отрядлары белән бергәлектә башкарган эшләре һәм Татарстандагы мәктәп, махсус урта, югары белем бирү уку йортларының студент отрядларының эшчәнлеге турында сөйләде.
Мондый рухтагы очрашулар, гадәттә, “Россия студентлар отрядлары көне” алдыннан аеруча җанланып китә һәм бу чорда “Россия студентлар отряды + Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” акциясе дә тулы куәтенә эшли башлый. Беренчесе аңлашыла, чөнки совет чорында студентлар отряды кайларга гына барып, нинди генә хезмәт башкармаган! Шунысы куанычлы, соңгы елларда да әнә шул чорлар кайта башлады — студент отрядлары янә хезмәткә кереште. Узган елның көзендә безнең районның агросәнәгать көллияте студентлары да Кырымга барып эшләп кайтты. Бердән, үзләренә азмы-күпме акча эшләсәләр, ил-җир күрергә дә өлгерә алар.
Мәктәпләрдә хәрәкәт түбәндәге рухта бара: шушы отрядларга кергән укучылар конкурсларда, акция, форумнарда катнаша. Әнә шулай итеп, аудитория каршында чыгыш ясарга, үз фикерен булдырырга өйрәнә, патриотик рухта тәрбия алалар. Бу хәрәкәт аларга, кызыксынуларын, сәләтләрен, шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып, киләчәккә һөнәр сайлауда да ярдәм итә. “Мәктәптә мондый отрядларның үзәгендә кайнап яшәгәннәр студент булгач, студентлар отрядының да төп нигезе була. Алар тормыш тәҗрибәсе генә туплап калмый, хезмәт кенәгәсенә дә ия була”, — ди очрашуга килгән студентлар.
Районда мондый хәрәкәткә кергән мәктәпләр берничә: Сеҗе, Түбән Мәтәскә, Курса-Почмак һәм Арчаның 2нче мәктәпләре. Әле саннары тагын да артырга мөмкин, чөнки 17 февраль — “Россия студентлар отрядлары көне”нә кадәр мондый очрашулар башка мәктәпләрдә дә оештырылачак.
Розалия Сафина