Бензин бәясе 50 сумга күтәрелерме?

2018 елның 9 феврале, җомга

Бензин бәясе 50 сумга күтәрелерме?

Россия Федерациясе монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин бу атнада Арчада булып китте һәм район башкарма комитетында гражданнарны кабул итте.

Бу мөмкинлектән файдаланып, җитәкчеләр дә, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр дә аңа үзләрен кызыксындыр- ган һәм борчыган сорауларын бирә ала иде. Кызганыч, очрашуга килүчеләр аз булды. Бәлки, киресенчә, моңа шатланыр- га гынадыр. Димәк, бездә бар да яхшы, берәү дә консультациягә мохтаҗ түгел.

Мин, мәсәлән, Рузалин Хәбибуллинга газета укучыларыбызны борчыган ике сорауны бирдем. Белмим, җавабы аларны ни дәрәҗәдә канәгатьләндерер.

– Рузалин Рамилович, һәр ел июль аенда коммуналь хезмәтләргә, утка, газга бәяләр арта. Халык арасында быел җәй алар берничә тапкырга арта икән, дигән сүзләр йөри. Хезмәт хак- лары түбән булганда, аларның шулай күпкә артуы, әлбәттә, борчылу тудыра.

– Коммуналь хезмәтләр өчен түләү берничә тапкырга арта алмый. Ул инфляциядән чыгып күтәрелә. Без тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты белән хезмәттәшлек итәбез. Бәяләр безнең белән килешенә. Бу мәсьәләне без контрольдә тотабыз. Әгәр законнан тыш югары бәяләр куелса, чарасын күрәбез.

– Имеш, сайлаулардан соң бензин бәясе 50 сумнан да (литры) артып китәчәк икән, диләр. Хәзер транспорт кешенең байлыгын күрсәтүче түгел, ә тормыш алып бару өчен кирәкле әйбер бит. Бу бик нык кесәгә сугачак.

– Бу мәсьәлә дә безнең контрольдә. Бензин бәясе күтәрелүнең сәбәпләре күп, беренче чиратта ул акцизлар күтәрелүе белән бәйле. Әмма без бәяләрне алай кискен күтәрергә ирек куймаячакбыз.

Рузалин Хәбибуллинга тагын сораулар булды. Ул үз өлкәсенә кагылганнарына тулы җавап бирде, киңәшләрен җиткерде.

Бу көнне Россия Федерациясе монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе пресс хезмәте вәкиле Оксана Ефимова Арчаның беренче мәктәбендә 9 сыйныф укучылары белән очрашты. Ул монополиягә каршы хезмәтнең нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

– Телевидениедә тапшыру барганда берничә тапкыр рекламага бүленә. Реклама барганда тавышы катылана. Бу шулай тиешме?

– Юк. Рекламага игътибарны җәлеп итү өчен шулай эшлиләр. Бу реклама турындагы законны бозу булып санала. Күптән түгел шуның өчен бер каналга зур күләмдә штраф салынды. Әгәр бу хәл тагын кабатланса, чара тагын да катгыйлана.

– “Бушка – акча” дигән белдерүләр күбәйде. Бу закон тарафыннан рөхсәт ителәме?

– Аның үз таләпләре бар. Реклама шуларга туры килеп эшләнергә тиеш. Юк икән, закон нигезендә чара күрелә. Шикаятьләр, сораулар белән мөрәҗәгать иткән очракта һәрберсенә язмача җавап бирәбез, закон бозу күзәтелсә, чарасын күрәбез. Үзебез дә тикшерүләр үткәрәбез. Планлы рәвештә алдан кисәтеп тә, көтмәгәндә килеп тә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International