Азыктан агуланмаганнар
Соңгы бер–ике көндә Казанбаш мәктәбендә булган хәлләр телдән төшмәде. Интернетта да укучыларның мәктәп ашханәсендә тукланып, массакүләм агуланулары турында хәбәрләр таралды. Каяндыр укып түгел, үз колагыбыз белән ишетү максатыннан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов белән очрашып әлеге хәлләргә ачыклык кертергә тырыштык.
– Алмаз Ринатович, бу хәл мәктәп ашханәсендә тукланудан килеп чыккан, дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме? Сезнең фикерегез ничек?
– Юк, дөреслеккә туры килми. Норовирус бу. (редакция- дән: норовирус ул киң таралган инфекция. Безнеңчә кизү. Зарарланган кран суында да, сулыкларда, бассейн- нарда да норовируслар булырга мөмкин. Ризык аша да, авыру белән аралашканда да йога ала. Ризыклардан иң куркынычы - яхшылап юылмаган яшелчә һәм җиләк–җимеш. Чиста итеп юылмаган савыт–саба, пычрак куллар да авыру китереп чыгара ала. Инкубацион чоры – 1 сәгатьтән 1 тәүлеккә кадәр. Бу авыру вакытында укшыта, эч китә, эч, баш авырта, бераз температура күтәрелә һәм башкалар.) Авыручылар арасында ул көнне мәктәпкә килмәгән балалар да бар. Туклану блогында эшләүче авырган диләр. Ул пәнҗешәмбе көнне эшкә чыккан инде. Ә бу хәл шимбә кичке 9 сәгатьтә генә беленде. Балалар көндез сәгать 1 белән 2 арасында авырый башлаганнар. Миңа 22 сәгатьтә хәбәр иттеләр. Ул вакытта 9 гына бала иде әле. 22 сәгать 15 минутта мин Казанбашта мәктәптә идем инде. Беренче булып ашханәне тикшереп чыктык. Бернинди срогы чыккан һәм бозылган ризык тапмадык.
– Ризыкларны кайдан аласыз?
– “Кырлай–икмәк”, “Молоко–экспресс” ширкәтләреннән һәм “Проф–Тред” сәүдә йортыннан. Ит, йомырка буенча ветеринария белешмәләре “Меркурий” системасы аша (Татарстан буенча эшләнгән) электрон форматта килә.
– Башка балалар да авырганны кайдан белдегез?
– 9 бала авыргач, без куркып калдык. Хастаханә, мәктәп хезмәткәрләре, фельдшер (монда бар да аякка басты) белән өй саен йөреп, балаларны уятып, барысын хастаханәгә илттек. Беренче рейс төнге 1дә булды. 22 баланы ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанга озаттылар. Төне буе биш рейс ясалды. Әти–әниләре: “Безнең бала авырмый”, – дип калдырырга да тырышты. Ялынып алып киттек. Якшәмбе көнне төнге 3тә соңгы 2 баланы җибәрделәр.
– Барысы да мәктәп балаларымы?
– Беренче сыйныф укытучысы, аның Арча педагогика көллиятендә белем алучы кызы да бар. Ул кыз, мәсәлән, мәктәпкә аяк та басмаган. Ул да авырый. Якшәмбе төштән соң 9 бала Яңа Кенәргә барды. Кичкә өч бала хастаханәгә мөрәҗәгать итте. Берсенә 4 яшь. Балалар бакчасында тәрбияләнә. Соңгы вакытта бармаган да. Аны Казанга җибәрделәр.
– Хәзерге вакытта хәлләр ничек тора? Балалар үзләрен ничек хис итә?
– Хәлләре яхшы. Озак тормаслар, өйләренә кайтарырлар дип уйлыйбыз. Ә мәктәп бүгенге көндә карантинга ябылды.
– Ата-аналар бу хәлгә ничек карады?
– Рәхмәт, аңладылар. Бер-ике ата-ана гына ризасызлык белдерергә тырышты, әмма алар да соңыннан мәсьәләнең асылына төшенде.
10 февраль көнне тикшерүләр килде. Чисталыкка анализлар алдылар. Комиссия төзеп, күпме күләмдә нинди продукция бар, шуның исемлеген төзедек. Исемлек белән әти–әниләрне таныштырдык. Азык–төлекне юкка чыгару турында сүз дә була алмый. Әлегә мәктәп ябык. Ачылгач без ул азыкны исәптән чыгарачакбыз һәм яңалары кайтачак.
Ата–аналар белән без дә очрашып сөйләштек, табибә дә аралашты, игътибарлы булырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәклеген ассызыклады.
Бу мәсьәлә буенча әле тикшерү эшләре дәвам итә.
Шушындый фактларга юл куймас өчен ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә, бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәк, – диде Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов. – Иҗтимагый советның эшче төркеме мәгариф учреждениеләрендә булып, туклануның торышын, сыйфатын тикшереп йөрде. Һәм, әйтергә кирәк, уңай бәя бирде. Вак-төяк проблемаларны урында хәл иттек. Ул хакта район газетасы битләрендә дә яктыртылды. Бу эшне без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Кызганычка каршы, социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар булды. Ә тикшерә башлагач, әлеге фактларның күпчелеге расланмады.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА