Башта үзең эчеп кара
– Бездә сыер савучылар уртача 25 мең сум алып эшли. 30-35 мең алучылар да бар, – ди “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Гайнетдинов. –Алай дә әле эшкә киләм дип ашкынып торучылар юк.
Ә без районда эш урыннары юклыктан зарланабыз.Мондый хезмәт хакын Арчада гына түгел, Казанда да табуы җиңел түгел, югыйсә. Сыер савучы хезмәтенең элеккесе белән аермасы җир белән күк арасы кебек. Моны өлкән буын бик яхшы аңлый. Шуңа күрә хәзергесенең кадерен дә белә. Тик менә аларны кем алыштырыр? Күктән төшкән рәхәт тормышка мөкиббән яшьләрне югары технологияле фермаларга китерүе дә җиңел түгел хәзер. “Бригада”, “Бумер” фильмнарындагы бандитлар тормышы романтикасына кызыгып үскән егетләрне, бай кияүгә чыгып, “күк капусы” ачылганны өмет итеп шәһәр ягына каерган кызларыбызны туган якта гади игенче яки терлекче хезмәте белән дә үз бәхетеңне табып булуына ничек инандырырга?!
Узган шимбәдә хуҗалык җитәкчеләре белән Түбән Аты һәм Наласа фермаларында үткән семинарда йөргәндә мине шундый уйлар биләп алды.
Инвесторларга карата элек тә, хәзер дә караш төрлечә. Алтын таулар вәгъдә итеп килеп авыл халкын төп башына утыртып калдырганнары да күп булды шул. Алардан соң мал тулы фермалардан “клюшкалары” гына тырпаеп калды. Ләкин барысы да бер түгел инвесторларның да. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй Кәримов җитәкләгән “Сервис-Агро” ширкәте кебек булганын саклап, үстереп, игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңалык алып килгәннәре дә юк түгел.
– Габделхәй Йосыпович үзе дә, белгечләре дә алдынгы тәҗрибә эзләп күп йөри. Россия буйлап та, чит илләргә дә чыгалар, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.
Без моның уңай нәтиҗәсен Түбән Атыда да, Наласа фермаларында да үз күзләребез белән күрдек. Әллә нинди зур чыгымнар белән төзелгән мегафермаларда түгел, ә электән калган, без белгән терлек торакларында. Шул шартларда да югары җитештерүчәнлеккә ирешеп булганын раслыйлар биредә. Сыерларны продуктлылыгына карап төркемнәргә бүлеп ашату, тәрбияләү, ветеринария хезмәтен тиешле дәрәҗәгә кую, азык рационын үзләрендә җитештергән (Иске Иябаш цехында) туклыклы матдәләр белән баету, үрчемне саклауга һәм тәрбияләүгә игътибарны юнәлтеп һәм, иң мөһиме, хезмәт дисциплинасын, белгечләр һәм хезмәткәрләрнең җаваплылыгын арттыру бәрабәренә.
– Берничә ел элек сыерларны сөт бирүенә карап төрле фермаларга туплау, аларны аерым ашату, савымчылар беркетү процессы җиңел генә узмады. Гомумән, яңалык ул беркайчан да ансат кына бирелми, аның өчен шактый көрәшергә туры килде, – ди Түбән Аты ферма мөдире Илнар Закиров. – Ләкин хәзер инде бөтен коллектив моның дөрес булуына ышанды.
Үз гомеремдә семинарларның төрлесен күрергә туры килде миңа. Күз буяу өчен, исеменә күрә генә үткәрелгәннәрен дә. Ә монысы бөтенләй башка.
– Фермаларда мондый тәртипне бер көндә генә ясап булмый, көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе икәне күренеп тора, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Аеруча яшь бозаулар тәрбияләүгә булган игътибар сокландырды мине.
Ике авылда да яшь бозаулар торагына кергәндә эленгән плакатка күзем төште. Анда “Бозауга эчертәсе суның чисталыгын тәэмин ит – башта үзең эчеп кара!” диелгән. Иң кызыгы – бу сүзләр матурлык өчен генә язылмаган. Салкын ысул белән үстерелә торган бозау торакларындагы тәртипкә, чисталыкка исең китәрлек.
Баш зоотехник Рөстәм Хәбибуллин, мал табибы Кадрия Нәҗипова чыгышларында да буш сүз булмады. Алар да сыерларны аерым тәрбияләү, ашату технологиясенең өстенлекләре, авыруларны кисәтү мөһимлеге турында саннар һәм мисаллар китереп аңлаттылар. Ә “Сервис-Агро”ның терлекчелек буенча консультанты Светлана Изместьева ширкәтнең фәнни–тикшеренү үзәгендә ясала торган төрле азык өстәмәләренең составы, терлекләргә файдасы хакында җентекләп сөйләде.
Семинар алдыннан үткән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев та хуҗалык җитәкчеләренә иң беренче чиратта зур чыгымнар сорамый торган иң гади таләп- ләрне төгәл үтәргә кирәклеген искәртте. Бозауга тугач та җитәрлек күләмдә угыз эчертү, фермаларда чисталыкны тәэмин итү, терлекләрне рацион белән ашату җитәкченең көндәлек игътибар үзәгендә булырга тиеш. Тана бозауларның мөгезләрен кисүне оештыруны да таләп итте ул. Моның серен белгечләрдән сорагач аңладым. Бактың исә, мондый сыерлар сөтне 15 процентка күбрәк бирә икән. Куркынычсызлык ягыннан да файдасы бар. Түбән Аты һәм Наласа фермаларында бу таләпне дә җиренә җиткереп башкаралар. Хәзер инде биредәге алдынгы тәҗрибәне башка хуҗалыкларда да киң кулланырлар, дип өмет итәсе генә кала.
Исрафил Насыйбуллин