Күпкә түзгәнне, азга түзәрбез
Беркөн безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында: “Бүген яшьләрнең һәркайсының диярлек машинасы бар, күп кенә өлкәннәрнең исә шәхси транспорты юк. Аларга шул ук хастаханәгә барып кайту өчен дә ярдәм кирәк. Шуңа күрә муниципалитет эчендә автобус маршрутлары булдыруны күздә тоткан программа эшләргә тырышачакбыз”, – дигән, шушы максатка 190 миллион сум акча да бүлеп бирү планлаштырылган иде.
Бу хәбәргә өлкәннәрдән бигрәк без сөендек. Юк, үзебез өчен түгел, алар өчен. Әгәр бу программа тормышка ашса, күптәннән халыкны борчыган мәсьәлә уңай хәл ителәчәк һәм авылларга автобуслар йөри башлаячак бит.
Әмма ул вакытта әлеге программа планлаштыру стадиясендә генә иде. Шушы “190 миллион сумны шәһәр яны маршрутларын ачуны сорап мөрәҗәгать иткән районнарга бүләсе бар. Күпме туры килә”, – диделәр.
Сабыр иткән – морадына ирешкән. Күпне көткәнне, азга гына түзәбез, анысы. Менә бит, озакка сузылмады, тагын бер яңалык килеп иреште.
– Автобус маршрутларын яңартуны сорап 30 район мөрәҗәгать иткән булган. Безнең районга да 4 юнәлеш тәкъдим иттеләр һәм 8,5 миллион сум акча бирәчәкләр, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин. – Тик бу әле тиз арада автобуслар йөри башлар, дигән сүз түгел. Аның өчен Арча районында шәһәр яны маршрутларына хезмәт күрсәтү буенча аукцион уздырырга кирәк. Бездә бу эшне “Арча автотранспорт предприятиесе” оешмасы башкарырга мөмкин. Моның өчен һәр маршрутка аерым федераль закон таләпләренә туры китереп “ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт мәгълүмати системасын җиһазландыру һәм тоташтыру, пассажирлар санын исәпкә алучы приборлар (инфракызыл датчиклар, видеокамералар һәм башкалар), автобуста автоматлаштырылган түләү системасы кую буенча документация әзерләргә, финанс мәсьәләләрен дә хәл итәргә, ЮХИДИ идарәсе белән килешергә кирәк.
Автобусларга килгәндә, ул “Арча автотранспорт предприятиесе” оешмасы паркында булганнар кулланылуы, шулай ук паркны яңарту, лизингка алу мөмкинлеге дә булуы турында белдерде.
Маршрутлар буенча хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр дә бар. Безнең районга дүрт юнәлеш тәкъдим иткәннәр. Әмма район җитәкчеләре җиде юнәлештә маршрут автобусы җибәрү юлын хәл итәргә тели. Моның буенча маршрутларның характеристикасы да тәкъдим ителгән. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хупласалар, Арча станциясе–Лесхоз (Казанбаш аша), Мирҗәм–Пөшәңгәр–Апаз–Шушмабаш–Арча станциясе, Арча станциясе–Сеҗе, Арча станциясе–Яңа Сәрдә, Арча станциясе–Яңа Кырлай, Советлар мәйданы–Яңасала, Арча станциясе–Орнашбаш юнәлешендә маршрутлар ачылачак.
Әгәр субсидия бирелә торып та халык автобусларда йөрмәсә, бу маршрутларның киләчәге шикле.
– Төрле вариантларны карыйбыз. Бу маршрутлар үзләрен аклыймы? Билгеле бер вакытта гына автобус җибәрергәме әллә даими йөртергәме? Һәм башкалар, – диде Илшат Галимуллин. – Шулай ук бу мәсьәлә үзеннән–үзе юлларны төзекләндерүне дә таләп итә. Арча станциясендә павильон белән тукталыш эшләү турында да уйларга кирәк булачак.
Гөлсинә Зәкиева