Икътисади җинаятьләр бар

2018 елның 16 феврале, җомга

Икътисади җинаятьләр бар

Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе турында сөйләшенде. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Утырышны Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов алып барды. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Роберт Гарипов:

– 2017 елда хокук саклау органнары тарафыннан 7 икътисади жинаять ачыкланды, – дип сөйләде. – 13 млн. 350 сум зыян килде.

– Районда коррупция юнәлешендә 6 җинаять эше ачылды, – дип сөйләде район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов. – Коррупциягә каршы көрәш буенча районда даими комиссия эшли.

– Коррупция буенча халык фикерен өйрәнү максатыннан районда социологик тикшеренүләр алып барыла, – дип чыгышын дәвам итте Роберт Гарипов. – Тикшеренүләр вакытында 68 процент кеше районда коррупция билгеләре белән очрашканы турында хәбәр итте. Сораштырулар алып барган халыкның яртысыннан күбрәге, үз мәсьәләләрен мөмкин булган коррупция юлы белән түгел, ә бәлки башкача хәл итүләре турында әйтте. Бигрәк тә сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә коррупция эшләү хәтәрлеге күзәтелә. Бу нигездә шуның белән аңлатыла: әлегә халыкның хокукый яктан белеме җитми.

Искә төшерик, ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне үткәрелә. Бу уңайдан районда ниләр үткәрелә? Утырышта шул турыда да сөйләшенде.

– Арчадагы барлык уку йортларында коррупция очракларын булдырмау буенча лекцияләр, әңгәмәләр, китапханәләрдә тематик очрашулар үткәрелә, – дип сөйләде Роберт Гарипов. – Болардан тыш мәктәпләрдә коррупцияне фаш итү һәм коррупциягә нәфрәт тәрбияләү максатыннан ачык дәресләр, уеннар, конкурслар оештырыла. 2017 елның 6 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә оештырылган иҗади конкурста җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Анда безнең районнан да өч укучы дипломга ия булып, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

“Коррупция белән ничек көрәшергә?” темасы буенча шулай ук районда иншалар бәйгесе үткәрелә. Узган ел конкурс комиссиясенә 100дән артык эш керә. Иң яхшы эшләрне башкаручыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Конкурста катнашкан һәркемгә тематик сувенирлар өләшенә.

Утырышта “Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин район матбугатында коррупциягә каршы көрәшнең нинди юнәлештә алып барылуы хакында сөйләде.

Көн тәртибенең икенче өлеше Иҗтимагый совет каршында җәмәгать контролен һәм коррупциягә каршы эшне оештыру буенча эшче төркем төзүгә багышланды.

Арча муниципаль районының “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегенең рәсми сайтында коррупциягә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары, электрон почта адреслары язылган.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International