Китапханәдә – кинозал

2018 елның 16 феврале, җомга

Китапханәдә – кинозал

Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы өчен 2017 ел уңышлары белән истә калды.

Сөрде авылы китапханәсенә (мөдире Альбина Вәлиева) “Авыл җирлегендә эшләүче иң яхшы китапханә” исеме һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан 100 мең сум күләмендә премия бирелде. Бу акчага китапханә заманча җиһазлар белән баетылды. Яңа Кенәр китапханәсе мөдире Лилия Фәйзрахманова, Иске Кырлай китапханәсе мөдире Венера Хәмзина авыл китапханәчеләре арасында җиңүче дип табылып, шәхси премиягә ия булдылар. Арча Үзәк китапханәсенең методик–библиография бүлеге мөдире Алсу Зәкәрова Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең шәхси грантына лаек булды.

Әмма китапханәнең уңышлары моның белән генә тәмамланмый әле. Арча район балалар китапханәсе үзенең “Уку кинозалы” исемле иҗади проектын тормышка ашыру өчен 100 мең сум грант отты. Шуңа өстәп район бюджетыннан да 100 мең сум акча бүленеп бирелде. Бу акчага урындыклар, тәрәзәгә караңгы жалюзи, экран, проектор, ноутбук алынды.

– “Уку кинозалы” булдыруның асылы нәрсәдә? Китапханәбезнең фонды бай, әмма әдәби әсәрләр баланың хәтерендә ныграк калсын, аның эчтәлеге тулырак ачылсын өчен фильмнар да карау кирәк. Китап уку белән фильм карау икесе ике нәрсә, әмма уку өстенә балалар кинофильм, мультфильмнар да караса, ул күзаллауны тагын да тулыландырып җибәрә. Аннан, әлеге ысул балаларны кызыксындыру, китапханәләргә тарту өчен дә бик уңай. Кинозал укучылар өчен чын бүләк булды. Теләгән вакытларында сыйныфлары белән килеп, китапны да укып, шул әсәр буенча кинофильм да карап китә алалар. Безгә мәктәп программасы буенча китаплар белән бергә кинофильмнар, мультфильмнар да кайта, – диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова.

Балалар китапханәсенең зур җиңүе булган бу. Моңа кадәр Алсу Рәхимбаева (мөдире), Рәзинә Абдуллина, Роза Сафина, Гөлназ Шакирҗанова балаларны китапханәгә тарту, китап укырга кызыксындыру өчен нинди генә чаралар оештырмыйлар иде! Китап укучыларның күп булуы да, беренче чиратта, аларның тырышлыгы нәтиҗәсе.

“Уку кинозалы” ачылуны китап-

ханәчеләр бәйрәмчә зурлап үткәрде. Кунакка Арчаның беренче урта мәктәбе укучылары чакырылды, беренче фильмнарны караучылар да алар иде. Аяклары җиңел булсын!

Балаларны котлап тантананы Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова ачып җибәрде. Ә кызыл тасманы кисүне балаларның үзләренә тапшырды.

Укучылар да “Уку кинозалы” ачылу тантанасына буш кул белән килмәгән. Котлап шигырьләр укыдылар, фикерләрен белдереп рәхмәт әйттеләр.

– Өйдә дә кинофильмнар карыйбыз. Тик анда компьютер яисә телевизор каршында берүзең утырасың. Ә монда иптәшләрең белән бергә. Соңыннан фикерләр дә алышырга була, күңелле дә, – дип өлкәннәр кебек төпле фикерләрен җиткерде балалар.

Соңыннан бөек рус язучысы Лев Толстойның (2018 ел республикада Лев Толстой елы дип игълан ителде) “Филиппок” һәм “Прыжок” әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International