Сиксән яшендә дә бәрәңге алган

2018 елның 16 феврале, җомга

Сиксән яшендә дә бәрәңге алган

Яңа Кенәрдә яшәүче Рәйсә Сәмигуллина 90 яшьлек юбилеен балалары һәм оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

– Сезнең киләсен әйткән идек. Ун көннән бирле көтә инде, – диде кызлары.

Күп авырлыклар күргән, гомерен хезмәткә багышлаган олы яшьтәге кеше өчен мондый ихтирам, үзен онытмауларын тою зур мәгънәгә ия.

14 яшеннән хезмәт юлын башлый Рәйсә апа. Башта төрле эштә, аннан үзен бригадир итеп куялар. Барысына да өлгерергә, кушканны кулыннан килгәнчә зур тырышлык белән башкарырга тырыша. 1947 елда аны ул чор өчен бик җаваплы эшкә – телефонистка итеп куялар. Һәм Рәйсә апа лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәтне башкара.

Бер елдан аның тормышында зур вакыйга була – кыз 1943 елда фронтка китеп, яу кырыннан исән–сау әйләнеп кайткан авылдашы Вагыйзьгә кияүгә чыга.

– Әти тыныч холыклы, тырыш, булган кеше иде. Әни, киресенчә, кызу характерлы, чуар, бер минут тик торыр- га яратмый. Яшь чагында да шулай булган, олыгайгач та үзгәрмәде. 80 яшендә бәрәңге алып ятты әле. Узган ел да чиләк күтәреп бәрәңге утыртам дип чыккан иде. Икесе ике характерда булгангадыр, бер–берсе белән килешеп яшәделәр, – диләр Яңа Кенәрдә яшәүче кызлары Алсу, Розалия, Резеда.

Алты бала тәрбияләп үстергәннәр Рәйсә һәм Вагыйзь Сәмигуллиннар. Икесен югалту ачысын да кичергән ана 66 ел тигез, матур гомер кичергәннән соң 2014 елда ире дә вафат булган. Рәйсә апа кызы Розалия белән яши, әмма кызларының кайсына барса да, аның урыны түрдә.

– Тормышым бик рәхәт. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, йөзгә кадәр яшим әле, – ди хезмәт ветераны.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International