Ул спортны сайлаган

2018 елның 16 феврале, җомга

Ул спортны сайлаган

Районда Зөфәр Ильясовны күпләр белә. Арчаның 5нче гимназиясендә физкультура укытучысы булып эшли. Тыныч, мөлаем кеше. Андыйларны ихтирам итми мөмкин түгел. Үзе: “Мин тыныч. Әмма кызсам, каты кызам...” – ди. Зөфәр 60 яшьлек юбилеен кызыклы итеп үткәрде.

Кичке сәгать 7гә Арча Боз сараена 5нче гимназия укучылары, Биектау районының Кадышево мәктәбен тәмамлап, инде үзләре шактый гомер иткән укучылары, райондагы чордашлары хоккей уйнарга җыелды. Башта мәж килеп хоккей уйнадылар, соңыннан бергәләп чәй эчтеләр, фотога төштеләр. Күңелле булды.

Зөфәрнең әтисе Әнвәр абый Якты Көн авылыннан. Әнисе Мәсхүдә Югары Бирәзәдән. Зөфәр әтисе колхоз рәисе булып эшләгән вакытта Чиканаста туа. Әнисе узган ел вафат булган. Әтисенә 87 яшь. Якты Көн авылында төп йортта кече улы гаиләсе белән яши. Зөфәр 9 яшьтән Арчада. Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан педагогия институтында физкультура укытучысына укый. Биектау районының Кадышево мәктәбендә эшли башлый. Алар дүрт бала үсә. Балачагын хәрәкәттә, спортта үтте дип искә ала.

– Арча станциясендә Казансу елгасы буендагы водокачка янында яшәдек без, – дип сөйли. – Казанка елгасында су коенып, мәктәптә волейбол, баскетбол, футбол уйнап, чаңгы шуып үстек. Физкультура укытучысы Валерий Иванович Христофоров иде. 1нче мәктәптә – Мәүли Гатауллович Абдуллин. Ике мәктәпнең дә волейбол командалары көчле вакытлар. Кыскасы, көндәшләр без. У-у, ул заманнар! Гөрләтә идек...

Зөфәрнең спортны сайлавының сере менә кая барып тоташа! Кадышевода 9 ел эшли. 5 елдан фатир бирәләр. Арча районына дәшкәч, Төбәк-Чокырча мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә кайта. 8 елдан Арчаның 5нче гимназиясенә эшкә күчә. Инде монда да 21 ел үтеп киткән. “Әти дә, әни дә агрономнар иде, – дип искә ала. – Апа һәм сеңелкәш авыл хуҗалыгы белгечләре. Энекәш Зиннур Әфганстанда хезмәт итте. Кадышевода эшләгән вакытта өйләндем. Хатыным Сиренә белән ике кыз тәрбияләп үстердек. Институтта укыганда төзелеш отрядында төзүче һөнәренә өйрәндем. Бу тормышта ир-ат өчен бик кирәкле һөнәр. Җәен ял вакытында тик торган юк. Я үземдә төзим, я шабашкага чыгып китәм...”

Укучысы Илнур Шиһапов хәзер үзе укыган Кадышево мәктәбендә директор булып эшли. Боз сараенда үткән очрашуга ул да кайтты. Үткәннәрне искә төшерделәр. Ә бит ул заманнарда, шәһәр малайларының төркемнәргә оешып, үзара дошманлашып йөргән күренешләр дә булды. Әти-әниләргә, укытучыларга бер дә җиңел булмаган вакытлар. Малайларны җинаять дөньясыннан спорт йолып калуы турында да сөйләштек без.

– Шук, хәрәкәтчән малайларның энергиясен спортка юнәлтергә кирәк, – ди юбиляр педагог. – Алардан менә дигән спортчылар (һәм кешеләр!) чыга! Кадышевода миңа рәхмәт әйтүче спортчы ир-егетләр күп.

Арча спортчылары да рәхмәт әйтә укытучыларына. Уңышлары санап бетерерлек түгел. Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре Зөфәр Ильясов бүген дә хоккей, баскетбол уйный, балаларны гына өйрәтеп калмый, үзе дә хәрәкәттә, спортта. Без юбилярга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшендә уңышлар телибез.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International