95 яшен каршылады

2018 елның 16 феврале, җомга

95 яшен каршылады

12 февральдә Арчада яшәүче Зәйтүнә Юнысовага 95 яшь тулды. Аны юбилее белән котлап район башлыгы Илшат Нуриев килде. Әбекәйгә Россия Президенты В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Зәйтүнә апа Арчаның Шәрык өлешендә улы Ринат гаиләсендә яши. Тормыштан канәгать, бул- ганына шөкер итеп, дөнья- ларның тынычлыгына сөенеп, балалары, онык- ларына догада булып яши ул. Гомерендә күргән авыр- лыклары өчен бүгенге бәхетле картлыгын әнә шул еллардагы михнәтләр, сабырлыклар өчен әҗер итеп кабул итә.

Яңасалада туып–үсә Зәйтүнә апа. Еллар авыр булса да, Арча педагогия училищесына укырга керә ала. Тик сугыш җанны авырт- тырып тора. 19 яшендә, абыйсының һәлак булуы турында язу килгәч, аның берсеннән-берсе кечкенә балаларының өзгәләнеп елауларына йөрәге түзмичә, хәрби комиссариатка китә: “Мине дә фронтка җибәрегез! Хет бер дошманны булса да юк итеп, абыем өчен үч алырмын!” – ди. Берничә көннән аны чакырып алалар да, кулына повестка тоттыралар.

Җиңү көненә кадәр зенит артиллериясенең 1737нче полкында элемтәче булып сугыш юлларын уза. Җиңү көнен бүгенгедәй хәтерли: ул көнне постта була. Сугыштан соң Мәскәүдә калырга тәкъдим булып, хәтта фатир бирергә

вәгъдә итсәләр дә, Зәйтүнә апа туган авылына кайта. Кайтса, монда ашарга да юк, тормышлар үтә авыр… Кызның күчтәнәчкә алып кайткан өстәл тулы ризыкларын күргән ата белән ана “Безнең ризык күрмәгәнгә әллә кайчан”, – дип күз яшьләре белән елый.

Кайткач, укуын тәмамлап кулына диплом ала кыз. Һәм гомере буе укытучы һөнәренә тугры кала — 42 ел төрле авылларда балалар укыта. Шулай ук, укытучы ире Әкъмәли абый белән 5 балага гомер биреп тәрбияләп үстерә алар.

Яшьлектәге хатирәләрен, үткәннәрен барлап хәтер сандыгында еш актарына, үткәннәрен балаларына да еш сөйли Зәйтүнә апа. “Иң яхшы элемтәче”, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале һәм бик күп юбилей медальләре иясе Зәйтүнә Шаһиәхмәт кызы быел Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршыларга әзерләнә. Быел да ул мәктәп һәм педагогика көллиятендә балалар, яшьләр белән очрашып, үзенең сугыш елларында күргәннәрен бәян итәр.

Розалия Зиннәтова

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International