Авыл кибетендә ялган аракы сатканнар

2018 елның 16 феврале, җомга

Авыл кибетендә ялган аракы сатканнар

Узган ел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Шурабаш һәм Гөберчәк авылларындагы шәхси кибетләрдә күпләп легаль булмаган спиртлы эчемлек сатылуын фаш иткән.

Гомумән, инспекция тарафыннан 139 контроль чара уздырылган һәм һәммәсендә закон бозулар фаш ителгән. Димәк, инспекция эшен 100 процент канәгатьләнерлек итеп башкарган. Арчада узган зона киңәшмәсендә инспекциянең Арча территориаль бүлегенең эшен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннүр Хамматов та уңай бәяләде. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Әхмәтханов, районның суд приставлары, эчке эшләр бүлеге вәкилләре дә катнашты. Алар һәммәсе алкоголь инспекциясе бүлеге белән тыгыз бәйләнештә, бергәләп эшлиләр.

Бүлектә эшләүчеләр гел халык белән элемтәдә, кулланучылар хокукын яклап, төрле очракларны хәл итәргә туры килә. Алар карамагында 6 район: Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә. Соңгы вакытта тикшерүләр белән Чаллы якларына да йөри башлаганнар, ә чаллылар безгә киләчәк. Эшләү ысулын алмаштыру да, тәҗрибә туплау да бу.

Узган елгы эш нәтиҗәләренә килгәндә, бер тапкыр да суд приставларына мөрәҗәгать итү булмаган, димәк, кулланучылар белән ике араны үзләре хәл итә алган. Инспекциядә эшләүчеләрнең хезмәте җиңел түгел. Моны Фәннүр Хамматов та аңлый: “Хезмәтегез өчен рәхмәт. Эшегез катлаулы, чөнки авыл җирендә кеше бер-берсен белә. Ләкин тикшерүләр кимергә тиеш түгел. Узган ел бераз кимегән. Ябылган кибетләр дә шактый”, — диде ул.

Узган ел инспекция хезмәткәрләре алкоголь продукциясен тиешсез вакытта, составында спирт булган эчемлек, шул исәптән, самогон сату, алкоголь продукциясен маркасыз, тиешле документларсыз алып кайту, лицензиясез, документларсыз сату, шулай ук балигъ булмаганнарга сатуга бәйле 173 факт тикшергән һәм шушы очракның 36сына зур суммада штрафлар салынган. Хәтта, кайбер “ике төрле итеп кулланыла торган” спиртлы сыеклыклар сатылган сәүдә нокталарын ябарга да туры килгән.

Инспекция хезмәтендә тагын бер юнәлеш — халыкка кулланучылар хокукы буенча мәгълүмат бирү. Алар авыл, шәһәр халкы белән дә очраша, кибет, мәктәпләрдә дә була. Мәктәп укучылары ел да инспекция уздыр- ган олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый.

Халык бирегә өметләнеп, ышанып килә, ә хезмәткәрләр ышанычларын аклар, ярдәм итәр өчен тырыша. Булыша алмаган чаклары бик сирәк, анысы да законнар аяк чалган очраклар (бик теләсәң дә, законга каршы барып булмый). Хезмәткәрләрнең Татфондбанк ябылган чакта да ярдәм иткән кешеләре шактый булды. Аларның нинди очракларда ярдәмгә алынулары, кемнәрдән рәхмәт ишетүләре, сатып алуга бәйле кыен хәлләрдә калганда эшне нидән башларга кирәклеге хакында алдагы саннарның берсендә тулырак язарбыз әле.

Инспекциянең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Булат Кадыйров әйтүенчә, узган ел планлаштырылган барлык чаралар, максатлар үтәлгән. Киләчәктә дә, хезмәтләре нәтиҗәле булсын өчен, контрольлек итү органнары һәм җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә эшләүләре мөһим.

Утырышның күңелле мизгеле – эшләрен намус белән башкарган хезмәткәрләрнең ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хатларын алуы булды.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International