«Җиде нота» VIII Ачык Республикакүләм балалар башкару бәйгесе

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

17 февральдә Яр Чаллыда «Җиде нота» VIII Ачык Республикакүләм балалар башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары да актив катнашты.

«Халык уен кораллары ансамбльләре» номинациясендә «Мирас» гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Халык уен кораллары ансамбльләре» номинациясендә гитаристлар триосы (җитәкчесе Фәһретдинова Альмира Леонид кызы)– I дәрәҗә дипломант исемен яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International