Сюрпризларга бай көн

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Сюрпризларга бай көн

Әгәр хәзер модага кергән букмекер конторасы Арчада эшләсә, “Тайд–Фойл” командасын хоккей буенча район чемпионы булыр дип фаразлаучылар узган шимбәдә шактый акча эшләр иде, мөгаен. Чөнки быелгы район башлыгы кубогын әлеге команда яулар, дип уйлаучылар күп булмагандыр.

Минем кебек җанатарларның шактые я узган елгы чемпион Хәсәншәех командасына, я сигез тапкыр бу кубокка ия булган Яңа Кенәр хоккейчыларына өмет баглаган иде. Ә менә “Тайд–Фойл” командасына нигез салучы, районда мәгълүм эшмәкәр Айдар Закиров үз егетләренә чын күңелдән ышанган. Һәм бу ышаныч буш урында гына барлыкка килмәгән. Беренчедән, ул командага ел буе шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырган. Хәтта алар өчен махсус автобус та сатып алган. Икенчедән, Арчаның иң өметле яшь уенчыларын туплаган “Тайд–Фойл узган сезонда Казанда барган республиканың “Д” дивизионындагы уеннарда беренчелекне алып, быел югарырак – “С” төркемендә уңышлы чыгыш ясый.

Ә менә Яңа Кенәр командасының бу көнне Югары Аты егетләренә 2:3 белән оттырып дүртлеккә дә керә алмавы гаҗәп булды. Күпләрне шаккатырып үз дивизионнарында Яңа Кырлай командасын отып финал уеннарына чыккан Яңа Ашыт егетләре тагын бер сюрприз ясадылар. Шушмабашларны 2:1 белән отып үз төркемнәрендә икенче урынга чыктылар һәм бронза медаль өчен Югары Аты белән уйнадылар. Дөрес, хоккей фанаты Илнур Габдрахманов командасына зур каршылык күрсәтә алмадылар анысы. Исәп – 10:3. Шулай да, Иске Ашыт командасын бу турнирның ачышы булды, дип санарга кирәк.

Кубок өчен быел финалда Хәсәншәех белән “Тайд–Фойл” көрәште. Әйткәнемчә, узган елгы чемпионнарга өстенлек бирүчеләр бер мин генә түгел идем ул көнне. Беренче периодта исәп ачылмавы ук сенсация буларак кабул ителде. Икенче период башында хәсәншәехлар гол керткәч, барысы моны шулай булырга тиеш кебек кабул иттеләр. Ә менә шуннан соң арчалар керткән дүрт алка шаккатырды. Хоккей ул команда уены. Монда бик яхшы уйнаучы бер–ике егет белән генә алдырып булмый шул.

Шулай итеп 2018 елгы район чемпионнары – “Тайд–Фойл” командасы! Көмеш медальләр “Хәсәншәех”та, бронза – “Югары Аты”да.

Турнирда ел саен яңа чемпион. Димәк, хоккейны районда яраталар, бар да тырыша.

Бу турыда ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев та әйтеп китте. Аның инициативасы белән оешкан хоккей классында шөгыльләнүче малайлар инде республика һәм ил күләмендә уздырылучы ярышларда зур җиңүләр яулый башлады. Җанатарлар өчен бу малайларның (“Драконы”) узган елгы чемпионнарга каршы күргәзмә уен күрсәтүе дә көтелмәгән сюрприз булды ул көнне. “Мастер класс” күрсәтте алар абыйларына! Эшләр болай барса, киләсе елга район башлыгы кубогын алмагайлары!

Исрафил Насыйбуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International