Арчалар сынатмады

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Арчалар сынатмады

16 февраль көнне Арча Укучылар сараенда ветераннар арасында шашка һәм шахмат уеннары буенча шәхси һәм команда беренчелегенә VIII республика ярышларының зона турниры уздырылды. Анда Биектау, Әтнә, Балтач һәм Арча районнары командалары катнашты.

– Бу ярышта иң көчле дип табылган шашкачылар һәм шахматчылар республика ярышында көч сынашачак, – диде шахмат буенча район федерациясе рәисе урынбасары, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты тренеры, районда шахмат һәм шашка буенча барлык ярышларны оештыручы Сөләйман Галиуллин. – Бүгенге ярыш Пенсия фонды һәм районның шахмат–шашка федерациясе көче белән үткәрелә.

Ярышның хөкемдарлары Сөләйман Галиуллин һәм Кәче мәктәбенең физик культура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин. Арча районы данын Арчадан Марсель Хәлилов, Роза Әминова (шахмат), Мәхмүт Ногманов һәм Казанбаштан Равилә Әхмәдиева (шашка) яклады.

Һәр район иң көчле уенчыларны гына җибәргән. Шуңа ярышлар да киеренке барды. “Мин беренче партиядә җиңдем”, – диде Роза Әминова. Роза апа бер генә ярыштан да калмый. Районның оста шахматчы хатын-кызларының берсе ул. Җиңүләр дә яулый. Шуңа бу ярышта да аның уңышлы чыгышына ышандык.

Шашка буенча хатын–кызлар арасында 1нче урынны Арчадан Равилә Әхмәдиева яулады. Ир–егетләр арасында безнең Мәхмүт Ногманов дүртенче урынны алды.

Шахмат буенча хатын–кызлар арасында Арчадан Роза Әминова безнең ышанычны аклады, икенче урынны яулады. Ир–егетләр арасында Арчадан Марсель Хәлилов та 2нче урында.

Команда беренчелеге шашка һәм шахмат буенча аерым чыгарылды. Шашка буенча да, шахмат буенча да арчалар 2нче урында.

Призлы урыннарны алган спортчылар, командалар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

– Ярышларны оештыручы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага, хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиевка, пенсионерлар берлеге рәисе Сания Камалетдиновага, районның шахмат–шашка федерациясе рәисе Марсель Хәлиловка барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез, – диделәр Сөләйман Галиуллин һәм Хәйдәр Зәйнуллин.

– Алда әле безне тагын да зур, күләмле ярышлар көтә, – диде Сөләйман Галиуллин. – 20 февральдә Яңа Кенәр интернат мәктәбендә коррекцион мәктәпләр арасында Татарстан турниры була. Ул Арча районы тарихында беренче тапкыр үткәрелә. Ә март ахырларында Ашытбашта уку елын тәмамлау турниры була. Анда Татарстан буенча иң көчлеләр генә чакырыла.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International