Иң гадел көрәш – малайларныкы!
Безне шау-гөр килгән спортзал каршы алды. “Ильяс, Ильяс!”, “Райнур, Райнур!” – әнә шулай көч биреп торды иптәшләре. Юк, бу “Күңелле стартлар” уены түгел, бу татарча көрәш иде!
Ашытбаш мәктәбе спорт залында 2005 елда туган һәм алардан кечерәкләр район беренчелегенә көрәште. Ул шушы төбәктәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Руслан Нуриев призына үткәрелде. Яңа Кенәрдән ветеран педагог, заманында көчле көрәшчеләр әзерләгән Илгиз Салихов: “Малайлар көрәше иң гадел көрәш, – диде. – Зурлар арасындагы компромисс юк монда”. Хөкемдарларга да (тренерлар Таһир Лотфуллин, Илшат Фазылҗанов, Рамил Хәкимҗанов) жанатарлар: “Өчесе дә гадел”, – дигән бәяне бирде.
Ярышта Арчаның 2нче, 3нче, 6нчы, Ашытбаш, Яңа Кенәр, Шушмабаш, Хәсәншәех, Яңа Кырлай, Апаз, Утар Аты, Наласа мәктәп- ләреннән 70 көрәшче малай бил алышты. Тренерлары көрәш барышында, очынып, төрле хәрәкәтләр ясап, үзләре көрәшердәй булып “өйрәтеп” тордылар. Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Зөлфәт Хәйруллин: “12 малай белән килдек, – дип сөйләде. – Көрәш түгәрәген 1 сыйныфтан башлыйбыз. 1 сыйныфта көрәш күнекмәләре алган малайларның 2 сыйныфка килгәндә инде атлап йөрүләренә кадәр үзгәргән була. Көрәшче орлыклары кечкенәдән салынса яхшы...”
Ашытбаш мәктәбендә көрәш секциясе алып баручы Марат Сәләхов:
– Ашытбаш һәм Шушмабаш мәктәпләрендә көрәш секцияләре алып барам, – диде. – Бүгенге ярышта һәркайсыннан 14 бала катнаша.
Апаз мәктәбенең яшь тренеры Марат Фаязов тыныч кебек күренсә дә, аның үзенекеләр өчен борчылуын, сөенүен чамалап була. “Уңышлар бармы?” – дип сорыйм үзеннән. “Бар, – диде ул. – Апаз мәктәбеннән 4 бала, Хәсәншәех мәктәбеннән 2 бала алып килдем, шуларның өчесе 1нче һәм призлы урыннарны алды”, – дип, үз янына уңышка ирешкән малайларны чакырып та алды. “Апаз мәктәбендә 6 сыйныфта укыйм, – дип таныштырды үзе белән Нурсил Сабиров. – 40 кг.лылар арасында 1нче урыны алдым. 3 ел шөгыльләнәм. Көрәшергә яратам. Алга таба да көрәшәчәкмен”. Шушы ук мәктәптән Риназ Гыйльмуллинда 32кг.лылар арасында 3нче нәтиҗә. Хәсәншәех мәктәбеннән Булат Хисамиев 36 кг.лылар арасында 3нче урынны алды.
50 кг.лылар арасында Яңа Кенәр мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Әмир Сафинга тиңнәр булмады.
– 2нче сыйныфтан көрәштә, – дип сөйләде ул. – Бездә көрәшчеләр күп. Абый Данис та көрәшә, туганыбыз Камил Хәйзиев та... Зур үскәч тә батыр калырга исәп.
Бирсен Ходай. Әле яңа гына республика күләмендә үткәрелгән зурлар арасындагы көрәштә 3нче урынны алып кайткан Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗановның энесе Әмир дә көрәште. 36 кг.лылар арасында 2нче урынны алды. “Энекәшең көрәшкәндә борчылып торасың икән ул”, – диде Илшат. Өметле көрәшчеләр турында сөйләшкәндә Илшат Фазылҗанов Ашытбаш мәктәбеннән Райнур Фәйзрахмановка күрсәтеп: “Райнурга җитүче юк”, – диде. 6 сыйныфта укучы Райнур: “Безнең бабай Рәхимҗан да көрәшкән, әти Радик та, энем Аяз да көрәшә”, – дип сөйләде.
Бөтерчек кадәрле генә Аяз 20 кг.лылар арасында тәки призлы урынга керде, 2нче урын анда булды. Килер бер көн, бүгенге бөтерчекләр пәһлеван булып мәйдан тотар әле! Ә иң күңелле мизгелләр бүләкләр алу иде! Көрәшче малайлар арасында җиңелеп, гарьлегеннән елаган, җиңеп, пьедесталга менгәч, сөенечтән үксеп-үксеп елаганнар да булды. Менә нинди алар, көрәшче малайлар!
Румия Надршина
Нәтиҗә:
1. Ашытбаш мәктәбе командасы (тренеры Марат Сәләхов);
2. Яңа Кенәр (Зөлфәт Хәйруллин);
3. Шушмабаш (Марат Сәләхов).