Тормыш йөген тарткан буын

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Тормыш йөген тарткан буын

Айван авылын үтеп, Яңасала ягына чыгып киттек. Ялтырап торган асфальт юлдан машинабыз элдертә генә. Каенсарда яшәүче Минҗофар Исламованы 90 яшьлеге белән котларга барабыз. Бу буынга юл газабы эләкте инде дип сөйләшәбез.

Минҗофар апага менә шундый рәхәт заманны да күрергә насыйп була. Ире Миндияр абый вафат булганга да әле бер генә ел. 59 ел бергә тигезлектә яши алар. Үзе терлекчелектә, Миндияр абый тракторда эшләгән. Дүрт бала үстергәннәр. Бүген олы улы Марсель гаиләсе белән яши. Бик сабыр холыклы апага ошаган. Күп сөйләшми. Өлкән буынның барысы да йөрәктә шул аның. Аларга замананың төрлесе эләкте. Сугыш башланганда 14 яше тулган үсмерләр җилкәсенә тормыш йөгенең авыры төшә. Ат белән басуда эшләгәндә аягы гарипләнеп кала. Шушы Каенсар авылында туып-үскән. Ире Миндияр да Каенсар авылыннан.

– Бергә атлар карадык,– дип искә ала Минҗофар апа.– Шунда бер-беребезне ошатканбыздыр инде.

Минҗофар апа әле Аллага шөкер. Үз аягында йөреп тора. Иптәшкә менә Үзбәкстаннан улы Марсель гаиләсе белән кайткан. Үзен юбилее белән котларга килүчеләрне матур күлмәген киеп, елмаеп каршы алды.

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Минҗофар Исламовага Россия Президенты В.Путинның, район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, хәлен сорашып сөйләшеп утырды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова юбилярга бүләкләр бирде. Яңасала авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәдән дә килгән иделәр. Шау-гөр килеп, юбилярны котладылар.

Без Минҗофар апага исәнлек-саулык, тыныч ил-көннәр телибез.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International