Өмет уяттылар
Наласа мәдәният йортында үткән хисап җыелышы, гражданнар җыены участок уполномоченные Илнар Зөбәеров чыгышы белән башланып китте. Шулай дөрестәдер, чөнки анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча министры Артем Хохорин һәм Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев та катнашты.
– Наласа авыл җирлеге, Наласа урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Соңгы биш ел эчендә бу авыл җирлеге территориясендә балигъ булмаганнар тарафыннан закон бозулар теркәлмәве шуның бер билгесе, – диде Илнар Зөбәеров бу темага аеруча басым ясап һәм хезмәттәшлек иткәннәре өчен әлеге коллективларга рәхмәтен белдереп.
– Участок уполномоченныйлары чыгышлары өчен нигезне без әзерлибез. Ул гражданнарны саклау һәм куркынычсызлыкларын тәэмин итү максатыннан эшләнә. Арча районы буенча, гомумән, бәя канәгатьләнерлек, – диде Артем Хохорин. – Без эчке эшләр бүлекләренә финанс ярдәме дә күрсәтәбез. Узган ел гына полиция өчен йөздән артык машина алынды. Төзекләндерү эшләре дә башкарабыз. Сезнең район эчке эшләр бүлеге бинасын да карап чыгарга исәп. Аннан район башлыгы Илшат Нуриев белән сездәге проблема буенча сөйләшеп утырдык. Наласага балалар бакчасы кирәк икән. Бу хакта мин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерермен һәм сезне борчыган мәсьәлә каралыр.
Аның кул чабулар белән күтәреп алынган бу сүзләрен тагын бер яңалык баетты, ул учас-ток инспекторына яңа “Нива” машинасы бирергә вәгъдә итте. Шулай ук гражданнар сорауларына җаваплар да бирде.
Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова хисап елында җирлектә нинди эшләр башкарылуы, алга куелган планнар турында тулы һәм аңлаешлы чыгыш ясады.
– Авылларда яшьләр кала, шунысы сөендерә. Яшь гаиләләргә йортлар салу программасы нигезендә 9 гаилә, ана капиталы хисабына 5 гаилә йорт салып чыкты. 40ка якын яңа йорт сафка басты. Үзара салым акчасына бик күп эш башкардык, зиратлар каралды, юллар салынды һәм башкалар. Алдагы елда да бу эшләр дәвам итәчәк, урам утларын да җәйгә башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз, – диде ул һәм спорт, мәдәният өлкәсендәге уңышларга тукталды, кооперативлар төзергә хыяллануы турында да әйтеп үтте.
– Матур эшләгәч, матур сөйләп тә була. Сезнең хезмәттән халык бик канәгать. Сездә әрсезлек бар. Булган “егет” дип саныйбыз сезне. Бергә яшик, бергә эшлик, – дип хезмәт ветераны Рәдиф Әхмәдуллин авыл халкы исеменнән аңа рәхмәтен белдерде һәм үзенең теләкләрен әйтте, киңәшләрен бирде, район башлыгына соравын да җиткерде.
“Игенче” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов еллык эш күрсәткечләренә нәтиҗә ясады, алдынгыларны исемнәре белән билгеләп үтте, аларга тырыш, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Терлекчелек буенча алдынгы урында барабыз. Ит, сөт җитештерү алга китте. Сыерларның баш саннары артты. Хезмәт хакы яхшы һәм вакытында түләнә. Авылга кайткан яшь белгечләргә 20 процент өстәмә түләү каралган. Мондый агрофирма булуы Наласа халкы өчен зур бәхет. Һәр кешедән намуслы караш, фидакарь хезмәт тә сорала, – диде ул.
– Бу уңышлар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Сез тырышмасагыз, нәрсә эшләсәк тә барып чыкмаска мөмкин, – диде халыкка мөрәҗәгать итеп “Сервис-Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов. – Бергә-бергә яшик, авырлык- ларны бергә кичерик, шатлыкларга бергә сөеник.
Хисап җыелышында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул районда башкарылган һәм планлаштырылган эшләр белән кыскача таныштырып үтте.
–Уңай эшләрегезне күреп күңел сөенә. Үзегез юлларыгызны карап чыктыгыз, парк төзибез дип йөрисез. Артем Хо- хоринның килүе дә начар булмады. Быел балалар бакчасын төзеп булыр дип уйлыйм, – диде ул һәм сорауларга җаваплар да бирде.
Соңыннан халык өчен спектакль күрсәтелде.
Гөлсинә Зәкиева