Алар райондашлар күңелендә
15 февральдә илебез әфган сугышында катнашучыларны искә ала. 1989 елда бу көнне соңгы Совет солдаты әфган җиреннән чыгарыла. Хәзер бу көн сугышчан-интернационалистларны искә алу көне булып билгеләп үтелә, әфганчылар сафына Чечен һәм башка локаль сугышларда катнашканнар да кушылды. Быел да Арчаның сәнгать мәктәбе бинасына район җирлегендә гомер итүче сугышчан-интернационалистлар, хәрби ветераннар җыелды.
Искә алу көнендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, аның урынбасары Рамил Гарифҗанов, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов һәм район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев катнашты. Аларга багышлап Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре һәм Арча сәнгать мәктәбе укучы-укытучылары җырлар бүләк итте.
Районыбыздан әфган сугышында 146 егет катнашкан. Аларның 37се якты дөньяда юк инде… Өч егетнең туган якка табутлары гына кайтты…
Әфганчылар райондашларыбыз күңелендә яши. Зиратларда аларның каберлекләрен мәктәп коллективлары карап тора. Быел, Пөшәңгәр авылының күпфункцияле үзәгендә җитәкчесе Розалия Әскәрова авылдашлары, әфган жирендә хезмәт иткән Радик Әскәров белән очрашу оештырган. Сугышның үзәгендә кайнап, авылына исән-имин кайткан, һәр аткан тыныч таңга куанып яшәүче Радик абыйлары авыл яшьләренә теләк-киңәшләрен җиткереп, ике арада файдалы әңгәмә корылган, соңыннан, аның ярдәме белән ясалган венокны әфган жирендә һәлак булган авылдашлары Әһлиуллин Васил Габдулла улы каберенә куйганнар.
Ел да февраль аенда әфганчыларның әти-әниләре, якыннары, туганнары йортына, бүгенге көндә инде араларында булмаган көрәштәшләрен искә алырга хәрби комиссар, “Сугышчан туганлык” оешмасы, хәрби ветераннар советы әгъзалары һ.б. килә. Быел аларның сафын Арчаның
ДОСААФ җитәкчесе Рөстәм Алеев һәм яшь армиячеләр дә тулыландырды.
Арчада яшәүче Яруллиннар гаиләсе – Роза апа белән Габделфәрт абый әфган сугышын узган, инде араларыннан китүенә дә 26 ел булган уллары Илфатның рухына искә алырга килүчеләр белән бергәләп дога ирештерде. Әби белән бабай Илфатның нәселен дәвам итүче оныкларына куанып яши. Яруллиннар нәселе ул сугышка ике егетен озаткан — Түбән Орыдан туганнан туганнары Илһам Яруллинның да язмышына әфган сугышы язылган булган… Туган авылына кайтып гаилә корып, куанып яши егет, тик гомере генә кыска була — вафатына 12 ел узган… Роза апа белән Габделфәрт абый янына хәлләрен белергә бу көнне Илһам абыйның тол хатыны Фирдания апа да килгән иде. Ул да ирен сагынып, “Ярый, Илһамымның истәлеге — балаларым бар”, — дип куанып яши.
Узган атнада районда әфганчылар рухы яшәде: хәрби ветераннар мәктәп укучылары белән очрашып, патриотик рухтагы сөйләшүләр алып барды. Хәрби ветераннар советы рәисе Юрий Козлов 14 февральдә Арча Укучылар сараенда яшь армиячеләр белән очрашты. Шушы көнне районның 14 мәктәбеннән килгән укучылар 5нче гимназия базасында “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарында үзләренең булдыклылыгын күрсәтте. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урынга – Арчаның 7нче мәктәбе, 2 урынга – Шушмабаш, 3 урынга Арчаның 1нче мәктәбе командалары чыкты.
Патриотик тәрбиягә килгәндә, районда туризм эшчәнлеге дә тулы куәтенә эшли. Узган ел Арча Укучылар сараенда махсус туризм залы булдырылды. Анда хәзер 30 дан артык бала шөгыльләнә. Аларны тренерлар тормышның барлык каршылыкларына әзер булырга өйрәтә.
Әфганчыларны искә алу көнендә сугышчан интернационалистлар бергәләп Арчаның Җиңү паркындагы мемориалга һәм шәһәр үзәгендәге сугышчан интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Иптәшләренең рухы шат булсын. Аларның якты истәлеге һәрвакыт якыннары, дуслары, райондашлары күңелендә...
Розалия Зиннәтова