Авыллар яңа сулыш алды
“Курса МТС”ы ширкәтендә хисап җыелышын шулай зурлап, сый тулы өстәл артында, концерт чыгышлары белән тулыландырып, матур итеп үткәрү яңалык түгел. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов халыкны эшләтә дә, аның хезмәтен күрә дә, менә шулай бәяли дә белә. Быел да искәрмә булмады. Җыелышка авыл хезмәтчәннәре дә чакырылган, хезмәт ветераннары да читтә калмаган. Ә хезмәт алдынгыларының күңелләрен күрергә танылган җырчы Раяз Фасыйхов төркеме чакырылган иде.
Баш зоотехник Рафил Абдуллин, баш агроном Вилдан Дияров терлекчелек, игенчелек өлкәсендә башкарылган эшләргә, ирешкән уңышларга тулы анализ ясадылар.
– Техниканы вакытында сыйфатлы итеп ремонтлап, беренчеләрдән булып язгы чәчүгә чыктык һәм тәмамладык та, – диде Вилдан Дияров. – Рекордлы уңыш та җыеп алдык. Бу механизаторларыбыз, комбайнчыларыбыз, шоферларыбызның (берсен дә аерып алып мактыйсы килми, алар һәрберсе моңа лаек) тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алар көнне төнгә ялгап эшләде, ындыр табак- ларында соңгы машина кайтканчыга кадәр эш туктатылмады.
Терлекчелек өлкәсе дә матур күрсәткечләре белән сөендерә. Хуҗалыкның эш өчен янып–көеп йөргән данлыклы савымчылары, терлекчеләре бар. Алар барында бернинди авырлыклар да куркыныч түгел.
– Һава торышының тотрыксызлыгы азык әзерләүдә куркыныч тудырган иде. Әмма бар да уңай хәл ителде, җитәрлек күләмдә азык әзерләнде, яхшы технологияләр булуы нәтиҗәсендә вакытында киптереп саклауга салу мөмкинлеге дә булды. Халыкка да җитәрлек күләмдә печәне дә, ашлыгы да бирелде, – диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Борчыганы – шактый тир түгеп тапкан ашлыкны сатып алучы юк, бәяләр дә арзан.
Хуҗалыкта техника паркы да яңартылган, хисап чорында гына да бик күп техника сатып алынган. Яшь механизаторлар арткан, яшь белгечләр кайткан. Авыл хуҗалыгы белән бәйле бик күп төзелеш эшләре алып барылган.
– “Курса МТС”ы ширкәте районда алдынгы урыннарда бара. Югары күрсәткечләргә ирешүче терлекчеләрегез, савымчыларыгыз, игенчеләрегез булуы чын күңелдән сөендерә. Аларга шундый бәйрәм ясавыгыз өчен дә рәхмәт, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Күп юнәлеш буенча алдынгы хуҗалыкларның берсе сез. Терлекчелек буенча районда беренче урынга чыктыгыз. Үсемлекчелек буенча сездән үрнәк алырга, килеп эш тәҗрибәгезне өйрәнергә була.
Ринат Гатиятов баш агроном Вилдан Дияров, алдынгы, тәҗрибәле терлекче Рәмзия Гыйбадуллина, тракторчы Илдар Гыйльметдиновка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
– Мин 1983 елда комсомол юлламасы белән Урта Курса фермасында эшли башладым. Аннан Алан авылына данлыклы игенчеләр Гыйбадуллиннар гаиләсенә килен булып килдем. Биредә дә фермада эшемне дәвам иттем. Гомуми стажым 35 ел, – ди Рәмзия Гыйбадуллина. – Ирем Мөдәрис белән 4 бала тәрбияләп үстердек. Ирем күптән түгел вафат булды. Кызларым тормышта. Хәзер улым белән яшим.
Ул көнне бүләкләр бер моның белән генә бетмәде. Бик күп кеше, хезмәт алдынгылары гына түгел, лаеклы ялга чыкканнар да, юбилейларын билгеләп үткәннәр дә бүләк алды. Акчалата да, әйберләтә дә бүләкләре бик яхшы иде.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина чыгышы да тирән эчтәлекле булды. Ул башкарылган һәр эшкә тирән анализ ясады, үзен борчыган мәсьәләләргә тукталды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
– Сарай–Чокырча клубын ачканда район башлыгы Илшат Нуриев: “Сезгә кирәк әйбер калмады да бугай инде”, – дигән иде. Чыннан да бик күп социаль объектлар төзелде, авыллар яңа сулыш алды, – диде ул. – Моның өчен республика, район һәм хуҗалык җитәкчеләренә, шулай ук кулга–кул тотынып эшләгән коллективларга, депутатларга, иганәчеләргә зур рәхмәт.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА