“Кызыл Яр”да үзгәрешләр зур
23 февральдә “Кызыл Яр” һәм “Аю” хуҗалыклары базасында хуҗалыклар җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде.
Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев яңа оешкан “Кызыл Яр” хуҗалыгының бер ел эчендә терлекчелек тармагында үрнәк хуҗалыкка әверелүен билгеләп үтте. Терлекчеләр айга 25-30 мең сум хезмәт хакы ала