25 февральдә Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре Сахар С.Б. исемендәге XIII "Йолдызлык" Төбәкара фестиваль-бәйгесе узды. "Уен коралларында башкару" номинациясендә катнашып, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучыларыннан торган "Ятаган" фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Саләх улы) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.