Килеп җитә күрмәсеннәр

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Килеп җитә күрмәсеннәр

Әңгәмәдәшебез – район ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Айрат Фазлыев.

– Арча районы республикада иң күп терлек булган район. Авырулар мәсьәләсендә хәл ничек тора?

– Бу яктан, шөкер, хәл имин дип әйтә алабыз. 2017 елда Түбән Аты авылында төлкеләр котыруның ике очрагы булды. Профилактика чараларын тагын да көчәйттек, башка мондый очраклар теркәлмәде.

– Әле менә Байкал арты краенда тилчә авыруы килеп чыгуы турында хәбәрләр килеп иреште.

– Әйе, шундый хатны без дә алдык. Бер район территориясендә мөгезле эре терлектә тилчә авыруы тапканнар.

Кемдер, бу бездән ерак, дип уйларга мөмкин. Хәзерге техника заманында аралар якыная. Без дә үз чиратыбызда саклану чаралары күрәбез. Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә кисәтү хатлары җибәрдек.

Иң беренче чиратта хайваннар асрауның зоогигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Рөхсәт ителмәгән урыннарда ветеринария документларыннан башка сатыла торган терлекләрне һәм терлекчелек продукциясен алмаска. Яңа алынган хайваннарны ветеринария хезмәтендә һәм авыл җирлекләрендә теркәтергә, 30 көн карантинда тотарга.

Терлекләр янына чит кешеләрне, территориягә махсус эшкәртү узмаган техниканы кертмәскә.

Малны суяр алдыннан ветеринария хезмәткәренә күрсәтергә. Иткә һәм сугым продуктларына ветеринария–санитария экспертизасы уздырырга.

Әгәр хайван шикле күренсә, бу турыда тиз арада ветеринария белгеченә хәбәр итәргә, терлекне аерып куярга.

Йорт яки кыргый хайваннар үлү очрагын күрсәгез дә тиз арада ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итегез.

– Килеп чыгу куркынычы булган тагын нинди авырулар бар?

– Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит, себер түләмәсе, дуңгызларда африка чумасы, кош гриппы очраклары булгалап тора. Безгә алар килеп җитә күрмәсен, дип телик тә, кисәтү чараларының барысын да төгәл үтик.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International