Яшәү белән үлем янәшә
Н. Некрасов “Русьта яшәргә кемгә яхшы?” поэмасында бер ананың, баласы мәрхүм булгач, табиблар ярганнан соң җан ачысы белән әйткән сүзләрен язган. “Мин баланы Аллаһы Тәгалә алуы белән килешәм... Ә ник баланың ак тәнен ярудан ни Аллаһы Тәгалә, ни патша якламый?”
Бу тема, күрәсең, мәңгелек. Әле күптән түгел генә булып үткән “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте хисап җыелышында ветеран-педагог Наилә Динмөхәммәтова: “Гомер иткән әбиләрнең иң курыкканы – мәрхүм булгач ярдыру, – дип борчылып сөйләде. – Карт-карчыкларның җир куенына тәненә пычак тидермичә урнашасы килә. Өйдә мәрхүм булгач, кадерле кешеңне өйдән ярдыру бүлегенә алып чыгып китүләр үзе бер фаҗига”. Үз башына төшкән кешегә бик авыр хәлләр. Без бу мәсьәләне ачыкларга тырыштык.
Хәзер районның үзенең патолого-анатомик һәм суд-медицина экспертизасы бүлеге бар. Иң элек законнар ни сөйли икән дип, район тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Динар Хаҗиев белән сөйләштек.
– Һәр үлем очрагы аерым карала, – диде Динар Хаҗиев. – Тикшерү үткәрү өчен житди сәбәпләр булмаса, өлкән яшьтәге мәрхүмне учас-ток табибы нигезләмәсе белән ярмыйча да җирләргә мөмкин. Шулай ук дини сәбәпләр буенча (башка сәбәпләр булмаса!) мәрхүмнең якыннары, ярдырудан баш тартып, гариза яза ала. Ә менә кинәт мәрхүм булган, асылынган, суга батып, төрле имгәнүләрдән үлгән, кыйнап, көчләп үтерүдә шик белдерелгән, хастаханәдә беренче көннәрдә вафат булган очракларда, урамда табылган мәеткә, кем икәне билгесез мәетләргә һәм башка сәбәпләр буенча тикшерү үткәрелергә тиешле мәрхүмнәргә патолого-анатомик һәм суд-медицина экспертизасы уздырыла. Сәбәп- ләр күп төрле.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова:
– Картаеп мәрхүм булган карт-карчыкларга патолого-анатомик тикшерү үткәрергәме-юкмы икәнлекне участок табибы хәл итә, – диде.
Сораштырулар шулай ук теманы ачарга берникадәр ярдәм итте. Кайбер табибларның уй-фикерләре:
– Мин моңа җаным-тәнем белән каршы булсам да, табиб буларак, закон таләпләрен аңлыйм. Өлкәннәр хастаханәдә мәрхүм булса, патолого-анатомик тикшерү уздырыла. Бу дәвалаучы табиб өчен мөһим һәм соңыннан авыруның туганнары арасында сүз булмасын өчен дә әһәмиятле. Патолого-анатомик тикшерү теге яки бу чир буенча дәвалау ысулларын камилләштерергә, медицинаны алга җибәрергә ярдәм итә. (Мәрхүмнәр исәннәрне өйрәтә! – автор). Өлкәннәргә табибка күренеп торырга киңәш итәр идем. Авыру тарихы билгеле һәм өйдә мәрхүм булган өлкәннәрне тикшерү үткәрмичә дә җирләргә нигез бар.
Түбән Атының тәҗрибәле фельдшеры Надия Йосыпова:
– Өлкәннәрнең өйләренә йөрим. Авырый башласалар, анализлар алып, Арчага алып барам. Табиб чакыртабыз. Табибка күренергә, диспансерлаштыру үтәргә кирәклекне аңлатам һәм шулай эшлибез дә. Табиб күзәтүе астында торган мәрхүм карт-карчыкларга участок табибы рөхсәте белән яру үткәрелми.
Яңа Кырлай абыстае Зәйтүнә Гарипова:
– Авыруы буенча учас-ток табибында исәптә торган, чире билгеле булган, авырып, табибны өенә чакырткан өлкәннәрне участок табибы ризалыгы белән ярмыйлар. Менә күптән түгел 84 яшьлек бабай мәрхүм булды, ярмадылар.
Район мөхтәсибе Раил хәзрәт:
– Җәмгыятьтә яшәп, законнарны ихтирам итми мөмкин түгел. Ә менә хәдистә болай диелгән: үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер.
Аллага тапшырдык! Ни турында язуымны белгәч, берәү: “Үләргә язмасын!” – диде.
Румия Надршина