Арчага ралли “Дакар”да узышкан “КамАЗ” килде

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Арчага ралли “Дакар”да узышкан “КамАЗ” килде

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Арчага ралли “Дакар”да 15 тапкыр уңышка ирешкән “КамАЗ-Мастер” командасы егетләре килде. Арчаның педагогика көллияте ишегалдына узышларда катнашучы “КамАЗ” килеп керү үзе бер тантаналы төсмергә күмелде. Студентлар машинаны “Ура!” кычкырып каршы алды. Аннан китте фотога төшүләр: күмәкләшеп тә, аерым да…

Кунаклар белән шатлыклы очрашу мизгелләре көллиятнең актлар залында дәвам итте. Команданың раллидагы уңышлары, узышлар вакытында авыр сынауларны үтү мизгелләрен чагылдырган видеоролик караганнан соң, җанлы әңгәмә башланды.

Күп тапкыр узышларда уңышларга ирешкән, кыю, курку белмәс, икесе дә Россиянең атказанган спорт остасы Андрей Каргинов һәм Эдуард Николаевлар Яр Чаллыда туып–үскән, кечкенәдән картинг белән шөгыльләнгәннәр. Алар студентларга узышлар вакытындагы кыенлыклар, хезмәтләренең кайбер мөһим нечкәлекләре турында сөйләделәр, тормышта әйбәт нәтиҗәләргә ирешү өчен яхшы укуларын теләп, спорт белән шөгыльләнергә, физкультура белән дус булырга киңәш бирделәр. Кунаклар, студентларга күрсәтергә дип, үзләре белән берничә зур бүләкләрен дә алып килгән.

“КамАЗ”да команданың музее бар икән, анда инде шактый бүләкләр җыелган. 30 еллык команданың 15 ел яулаган уңышларын шул бүләкләр дәлилли.

Гел ярыш, очрашулар белән өйләренә сирәк кайтучы егетләрне апрель аеннан башлап тагын узышлар көтә: Әстерхан, Кырым, Мәскәү – Пекин “Ефәк юлы”…

“Районыбыз яшьләре һәм студентлар белән шушындый очрашу оештырган өчен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына рәхмәт”, — ди Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International