Арча сәхнәсендә – районның ир солтаннары

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Арча сәхнәсендә – районның ир солтаннары

Өченче ел рәттән инде Арча районында гаилә традицияләрен саклау, өлкән буын вәкилләре хезмәтләрен яшьләргә үрнәк итеп күрсәтү, яшьләрне шулар нигезендә тәрбияләү, хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт уяту максатында берсеннән–берсе матур, мавыктыргыч бәйгеләр оештырылып килә. Быел өч ай дәвамында “Ир солтаны”н билгеләдек. Бу мавыктыргыч кына түгел, бәлки, иң авыр бәйгеләрнең берсе булгандыр. Чөнки сәхнәгә ир-егетләрне чыгару... Шуңа бу бәйгедә катнашырга җөрьәт иткән 44 ир солтанын чын герой дип атарга да була.

Әйе, җиде авыл җирлегендә үткән бәйгедә 30 яшьтән алып 83 яшькәчә 44 ир-егет “көчен” сынады. Һәм аларның һәрберсе соклану катыш мактауга лаек. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән девиз астында үткән бу бәйгедә ир-егетләребезгә 70 кенә түгел, 170 төрле һөнәр да аз булуына төшендек.

23 февраль көнне Арча Мәдәният йортында “Ир солтаны” бәйгесенә йомгак ясалды. Видео- фильмнар белән тулыландырылган бу чарада хезмәттә генә уңган түгел, сәхнәдә дә йолдызга тиң булган ир-солтаннары гына катнашты һәм чыгыш ясады, җырлады, биеде, гармунын тартты, шигырь сөйләде, хезмәтләре белән таныштырды.

Чын ир кеше хәләл көче белән гаиләсенә йорт булдырыр, игелекле малай үстерер, файдалы агач утыртыр. Балачактан нәкъ менә шушы сүзләргә тугры калып яшәгән алтын куллы ир-егетләр күтәрелде дә инде бу көнне сәхнәгә. Айваннан Илдар Ибраев, Кәчедән Мәгъсүм Нуриев, Күпербаштан Искәндәр Сафин, Яңасаладан Рөстәм Касыймов, Сикертәннән Ринат Котдусов, Гөберчәктән Линар Хәйбин, Урта Курсадан Марсель Минһаҗев, Сарай–Чокырчадан Марсель Шәрәпов, Иске Төрнәледән Рөстәм Галимов, Казанбаштан Илфат Әлмиев, Симетбаштан Ришат Гайфуллин, Сәрдәбаштан Илгиз Сәмигуллин, Байкалдан Әнис Габдрахманов, Яңа Кишеттән Илдар Сибгатуллин, Субаш Атыдан Айдар Исмәгыйлев, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов, Апаздан Таһир Ибраһимов, Пөшәңгәрдән Марат Галәветдинов, Шекәдән Илфат Ризванов, Шушмабаштан Рамазан Вәлиев, Носыдан Рәсим Габделганиев, Иске Ашыттан Вагыйз Фәйзрахманов, Шурадан Кашшаф Рәхмәтуллин, Сөрдедән Илшат Мәгъсүмов, Ташкичүдән Илфат Хәбибуллинны тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды.

Аларның һәрберсе турында бик күп сөйләп була. Башкарган хезмәтләре гаҗәпкә калдыра торган. Мәсәлән, Марсель Шәрәпов иске кер юу машинасының кайбер җайланмаларын кулланып, электр бала бишеге, Илфат Ризванов иске суыткычтан инкубатор, Илфат Хәбибуллин каз йолку, Вагыйз Фәйзрахманов утын яру, бәрәңге турау җайланмалары ясаган, ә Рәсим Габделганиев тавык кыздыра, Кашшаф Рәхмәтуллин мунчала ясый һәм башкалар.

Бу көнне иң өлкән ир солтаннарын – Лесхоздан Нурфаил Зарипов, Иске Кырлайдан Миннефәр Дәүләтбаев, Кышкардан Җәүдәт Сөләйманов, Мөрәледән Расыйп Нәбиуллин, Арчадан Сәүбән Мифтахов, Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабировны аерым билгеләп үттеләр. Аларга “Үрнәк буын” номинациясе җиңүчесе дипломнары, шундый ук исемдә медальләр һәм сертификатлар тапшырылды.

Ә Югары Орыдан Хәйдәр Хәсәнов, Урта Пошалымнан Айдар Зәйнуллин, Кызылъярдан Фердинант Шәрипов авылларында игелекле эшләре белән дә таныш. Зират коймалары, ялгыз әбиләрнең өй тирә-якларын, чишмәләрне карап торалар, мәчеткә урындыклар, мәктәптә балалар өчен кирәкле эш кораллары, кош оялары, гөл чүлмәге утырт- кычлары ясап бирәләр һәм башкалар. Изге җанлы мондый кешеләр халык каршында беркай-

чан да дәрәҗәләрен югалтмаячак. Аларга дип-лом, сертификат белән “Шәфкатьле йөрәк” медале дә тапшырылды.

“Арча хәбәрләре” газетасының арскмедиа. ру сайтында да бәйге барды. Онлайн-тавыш бирү юлы әлеге ир солтаннары арасыннан “Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Менә алар – 5нче урында 1906 тавыш белән Иске Ашыттан Вагыйз Фәйзрахманов, 4нче – 2180 тавыш белән Югары Оры авылыннан Хәйдәр Хәсәнов, 3нче – 2346 тавыш белән Ташкичүдән Илфат Хәбибуллин, 2нче – 2478 тавыш белән Күпербаштан Искәндәр Сафин һәм 1нче урында 3267 тавыш белән Сарай– Чокырчадан Марсель Шәрәпов. Егетләрне “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, иганәчеләр “Гафэль” гаилә компания- се җитәкчеләре Эльвира һәм Алим Галимуллиннар котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Хәзер инде чират иң яхшылар арасыннан да сайлап алынган бишлеккә кергән ир солтаннарыбызга җитте. Өчиледән Рәшит Фазлыевны районда белмәгән кеше аздыр. Колхозның ташландык фермаларын төзекләндереп, шунда токымлы сарыклар асрый, җир ашларга махсус чуалчаннар эшкәрткән биогомус хәзерли, капчыкта гөмбә үстерә һәм бик теләп иганәчелек белән шөгыльләнә ул. Урта Сәрдәдән Илдар Зарипов авыл клубын төзекләндергән, аның каршында таганнар, чәчәк клумбалары белән балалар мәйданчыгы ясап куйган, тимердән капка-коймалар эшләгән, үз көче белән трактор җыеп чыккан. 4 баш сыер, 10 баш үгез дә асрый. Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин җырчы, баянчы, нәфис сүз остасы. Әтисенең хыялын тормышка ашырып такта яру цехы булдырган. Авылы аша төп юл үтүдән файдаланып шиномонтаж урыны ачкан. Кушлавычтан Раил Фәттахов күпләп бал кортлары тота. Балы өчен генә түгел, мең дә бер төрле авыруга дарулар да ясый. Ул шушы кортлар ярдәмендә дәвалану өчен аерым бүлмә дә ясап куйган.

Мирҗәмнән Ринат Зарипов бала чактан ук итек басарга өйрәнгән, гаҗәеп осталык, пөхтәлек белән итек олтаны сала. Кондызлар тотып, шуларның тиресеннән бүрекләр, якалар теккән, агачтан көрәкләр, тәрәзә рамнары һәм тагын бик күп төрле әйберләр ясый. 23 баш бозау, күпләп кош-корт асрый. “Алтын куллы” ир–ат солтаны дими кем дисең инде аларны.

Беренче өч урынны кемнәр яулады? Бәйгедә 3нче урынны Ашытбаштан Рәис Шәкүров яулады. Аның шөгыльләрен санап кына бетерерлек түгел. Бик күп терлек, кош-корты бар, авылдагы хуҗалык сыерлары өчен махсус 2 баш үгез тота. Күпләп корт асрый, шомырт агачын бөгеп чалгы саплары ясый. Теплицасында кыярдан мул уңыш ала һәм башкалар. 2нче урын алган Хәсәншәехтан Әхтәм Әхмәтов та үзенчәлекле шәхес. Әхтәм һөнәре буенча укытучы. Ул баянчы да, җырчы да һәм агачка җан өрүче дисәк тә ялгыш булмас. Чын мәгънәсендә агач эше остасы ул. Иске Йортта яшәүче Хәнәфи Гарәфиев “Ир солтаны” бәйгесенең җиңүчесе дип табылды. Хәнәфи абый гомере буе укытучы булып, күптән инде лаеклы ялда. Ул да башкалар кебек үк корт та тота, агач эше белән дә шөгыльләнә. Әмма бу юлы Хәнәфи абый безгә районның Мичурины буларак танылды. Аның бакчасында 300дән артык агач үсә, ул аларны чыбыктан, орлыктан үзе үстерә. Шулай ук орлыктан үстереп яңа сорт бәрәңге ала һәм башкалар.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм 6, 8, 10 меңлек сертификатлар тапшырылды. Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов котлады һәм бүләкләде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International