Алга таба үзгәреш бар, мөмкинлекләр зур
21 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Фәрит Мөхәммәтшин Арча шәһәрендә узган көз ачылган яңа урта мәктәпне карады, андагы шартларга югары бәя бирде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Арча район Советының чираттагы 22нче хисап утырышында катнашты.
Арча муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев утырышта 2017 елда башкарылган эшләр, 2018 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
– 2017 елда җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге халыкның тормыш шартларын яхшыртуга, икътисадны үстерүгә, социаль бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән иде, – диде ул. – Ел нәтиҗәләре буенча барлык авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында хисап җыелышлары үтте. Аларда күтәрелгән сорауларның күбесенә шунда ук җавап бирелде, финанска бәйле мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрне хәл итү планы төзү һәм раслау район башкарма комитетына йөкләнде.
2017 елда үзидарә органнарына барысы 2199 мөрәҗәгать алынган, шуларның 64е Интернет һәм электрон почта аша килгән. 1653 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән, 310 мөрәҗәгать район башлыгы тарафыннан каралган. “Халык контроле” системасы аша килгән 61 мөрәҗәгатьнең 49ы уңай хәл ителгән. 12сен хәл итү 2018 елга планлаштырылган. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе җирле үзидарә органнары тарафыннан яки төрле программалар аша хәл ителә. Сорауларның 35 проценты эш урыннары булдыру һәм эшкә урнаш- тыру турында.
– Безнең кебек авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районнарда авылларны саклап калу буенча дәүләт программалары нигезендә вак эшкәртү цехлары төзелсә, әйбәт булыр иде, – диде докладчы.
2018 елның 1 гыйнварына районда 52617 кеше яши иде, шуларның 31000е хезмәткә сәләтле кешеләр. 2017 елда эш урыннарын саклау һәм яңаларын булдыруга зур игътибар бирелүгә карамастан, оешмаларда эшләүчеләр саны 2016 елдагы дәрәҗәдә калган.
Эш урыны һәм хезмәт хакы халыкның яшәү шартларын характерлаучы күрсәткечләрнең берсе булып тора. 2018 елның 1 гыйнварына эшсез кешеләр саны икътисади актив халык санына карата – 0,56 процент. 2017 ел нәтиҗәләре буенча районда уртача айлык хезмәт хакы – 22700 сум, 2016 елгы хезмәт хакына карата – 108 процент. Бу сан кайбер тармакларда күпкә түбән.
Узган ел пенсия алучылар 1 процентка арткан – барысы 16500 кеше. Уртача пенсия күләме – 11400 сум.
2017 елда район бюджетының кереме – 1 млрд. 178 млн. сум булды, үтәлеш – 100,7 процент. Район сәнәгатен, нигездә, ике зур оешма – Арча кирпеч заводы һәм сөт комбинаты тотып тора. Узган ел 2 млрд. сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелде.
“Татавтодор”ның Арча филиалы, “Жилкомбытсервис”, “Водоканал–Сервис” ширкәтләре җитештерү күләмен шактый арттыруга ирештеләр.
Район икътисады үсешендә кече һәм урта бизнес әһәмиятле роль уйный. Бүгенге көндә районда 1340 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып бара. Аларның 319ы – юридик затлар, 61е – крестьян–фермер хуҗалыклары, калганнары – шәхси эшмәкәрләр. Барлык җитештерелгән продукциянең 28 проценты шуларга туры килә, уртача хезмәт хакы – 18300 сум.
“Тайд–Фойл”, “Арскпласт”, “Металл”, “Центр кровли Арск”, “Круг” ширкәтләре, шәхси эшмәкәрләр Хәлиуллин, Минхәиров, Шакирҗанов, Сабиров аеруча уңышлы эшлиләр.
Районда яшелчә үстерү киң колач алды. Уннан артык фермер 25 гектар мәйдандагы теплицаларда яшелчә үстерә. Түбән Аты авылында Дамир Хәлиуллин бу юнәлештә уңышлы эшли, узган ел 4 мең тоннадан артык кыяр үстерде.
Айван авылында яшәүче Нафил Гатауллин яшелчә дә үстерә, әле менә саклау, эшкәртү урыны булдырды, ул башка кешеләр продукциясен дә кабул итәчәк.
Хәзерге вакытта районда 21 гектарда сәнәгать паркы төзү өчен документлар әзерләнә. Республикада 17 муниципаль районда агропарклар төзү каралган. Хәзер аларны төзү буенча проект эшләре башланды.
– Районда кече эшмәкәрлек мөмкинлекләре тулысынча ачылып бетмәгән әле, – диде Илшат Нуриев. – Бүгенге көндә планлаштырылган күрсәткечләргә тулысынча ирештек, дип әйтә алмыйбыз. Безнең бурыч – ирешелгәннәрне саклау гына түгел, ә дәүләт тәкъдим иткән ярдәмне тиешенчә файдаланып, тагын да зуррак уңышларга ирешү. Быел төп бурыч – һәр авыл җирлегендә кимендә берәр кооператив булдыру.
Районда төп тармак – авыл хуҗалыгы һәм җитештерелгән продукциянең яртысыннан артыгы шушы өлкәгә туры килә. Узган ел продукция җитештерү күләме 2016 ел белән чагыштырганда 11 процентка артты. “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы” хуҗалыкларында ул 25–35 процентка күбрәк булды. Район җитәкчесе авыл хуҗалыгы тармагы елны уртача күрсәткечләр белән тәмамлады, дип бәяләде. Сөрүлек җирләренең 1 гектарына күчереп исәп- ләгәндә 18500 сум акча керде, рентабельлелек – 15 процент.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының кайберләрендә айлык уртача хезмәт хакы 14–15 мең сум гына. Мондый түләү белән авылда эшләүче табуы кыен булачак.
2018 елда үсемлекчелектә 10 процент үсеш бирү бурыч итеп куелды. Быелгы ел уңышы өчен һәр хуҗалык гектарына кимендә 65 килограмм исәбеннән ашлама туплап куярга тиеш.
Акча кертә торган төп тармак – терлекчелек. 2016 ел белән чагыштыр- ганда терлекләр 1700 башка кимеде. “Кишет”, “Үзәк”, “Кызыл Яр”, “Лотфуллин З.Р” хуҗалыклары – иң күп киметүчеләр. Төрле сәбәпләр белән аңлатырга тырышсалар да, баш санын арттырырга туры киләчәк.
Ит һәм сөт җитештерү буенча файдаланылмаган мөмкинлекләр зур, аларны ачыклау һәм тормышка ашыру өчен һәр хуҗалыкта терлекчелекне үстерүгә юнәлдерелгән юл картасы төзелде һәм ай саен аның үтәлешенә анализ ясалачак. Районда әлегә бер генә хуҗалыкның да мактанып сөйләрлек терлекчелек продукциясе юк.
2017 елда районда 27 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш иде, план арттырып үтәлде.
Республикабыз Президенты ярдәме белән Арча шәһәрендә 500 урынлы заман таләпләренә җавап бирә торган мәктәп төзелде.
Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең төп күрсәткече булып Бердәм дәүләт имтиханнары тора.
Кызганыч, нәтиҗәләр мактанырлык түгел, бары тик рус теленнән генә уртача балл республика күрсәткеченнән югары. Республика буенча рейтингта район 2016 ел белән чагыштырганда бераз күтәрелсә дә, бары тик 18нче урында гына әле.
– Хөкүмәтебез тарафыннан уку–укыту, тәрбия бирү буенча барлык мөмкинлекләр тудырылган, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Һәр педагог, һәр тәрбияче үз эшен җиренә җиткереп, сыйфатлы, намуслы итеп башкарганда, әти–әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләгәндә генә уңышка ирешеп буласын онытмасак иде.
Район җитәкчесе районыбыз алга китсен өчен тырышып хезмәт итүче һәркемгә рәхмәт әйтте. Киләчәктә дә хезмәт коллективлары һәм халкыбыз җирле үзидарә органнарына ярдәм итәр, район тормышында актив катнашыр, дигән ышаныч белдерде. Чөнки безнең алдагы тормышыбыз һәркемнең ничек эшләвенә, активлыгына бәйле.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында арчалар 2017 елда алга таба адым ясадылар, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре дә начар түгел, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта районның мөмкинлекләре зур, алардан тулырак файдаланыгыз, дигән киңәшен бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Ильяс Фәттахов