Арча туристларынын яңа җиңүләре!

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Арча  туристларынын яңа җиңүләре!

Февраль аеның 22сеннән 25 кадәр Республикабызның Кукмара районында  укучы балалар арасында унсигезенче тапкыр чаңгы туризмы буенча спартакиада булып узды. Спартакиадага Арча укучылар Сараеннан   ике команда катнашты .Кече яшьтәгеләр  командасы Сеҗе һәм Лесхоз мәктәбе балаларыннан торган җыелма команда ( тренерлары Шакиров Ильдар Хидиятович һәм Нәгыймов Фәрит Фоатович),ә урта яшьтәге туристлар командасы тулысы белән  Лесхоз урта мәктәбе укучыларыннан. Командалар Арча Укучылар Сарае методисты Сафин Ленар Яхиевич җитәкчелегендә чыгыш ясадылар.

Ярыш  шартларына килгәндә  командалар төрле биремнәрне үтәп , чаңгыларда бирелгән маршрутны үтәргә ,команданың визит карточкасын күрсәтергә,газета чыгарырга,туган якны  өйрәнү буенча биремнәр үтәргә тиеш иделәр. Тренерларның һәм баларның  көннәр буе тренировкалары нәтиҗәсез калмады. Командаларның икесе дә авыл командалары арасында беренче урынга чыктылар,ә гомуми зачетта Казан шәһәренең кайбер  командаларын да артта калдырып икенче урынны яуладылар.

“ Нур “ балалар  телестудиясе журналисты Алия Сабирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International