Беренче урынны читкә җибәрмәделәр
Ватанны саклаучы көне уңаеннан “Арча” спорт комплексында күп чаралар узды. Шуларның берсе – волейбол буенча ачык район беренчелеге.
Волейбол районда киң таралган спорт төрләренең берсенә әверелеп килә. Монда волейбол буенча район федерациясе рәисе, “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевның да тырышлыгы зур. Бу юлы да ярышларда уннан артык команда катнашты. Арча җыелма командасы, Арча педагогика, Арча агросәнәгать көллиятләре, Кәче, ветераннар, Алан, Апаз, Оры, “Светофор”, Урта Курса, Лесхоз командаларына Әтнә, Әтнә районының Күңгәр, шулай ук Алабуга волейбол командалары да кушылды. Алабугалар Арчага бер килгән булганнар. Ул чакта бездә спорт ярышларының югары дәрәҗәдә үткәрелүенә сокланып, тагын катнашырга теләк белдереп киткәннәр. Һәм менә алар яңадан бездә.
Волейболчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм Рафаэль Муллагалиев сәламләде.
Уеннар беренчесеннән үк мавыктыргыч һәм кызыклы башланып китте. Әмма спортта җиңү – иң көчлеләрнеке. Өченче урын өчен Алан һәм “Светофор” командалары уйнады. Нәтиҗәдә, өстенлекне “Светофор” командасы волейболчылары алды. Ә менә беренче урын өчен арчалар Алабуга командасы белән көч сынашты. Уен бик киеренке барды. Бер команданың да бирешәсе килмәде. Исәп 1:1. Кем җиңәр? Арчалармы, әллә алабугалармы? Ничек итсә итте, Арча җыелма командасы уенчылары төп призны читкә җибәрмәде. Алабуга командасына икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.
Арча командасы өчен җан атып торган Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовларга игътибар иттем.
– Сез ничек монда, Яңа Кенәр командасы уйнамый бит? – дип сорадым.
– Безнең егетләребез Айнур Гарифҗанов, Рамил Халиков Арча җыелма командасы составында. Тагын бер егетебез Мөнир Гарифҗанов хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итә. Ул да җыелма командада иде, – диделәр алар.
Бөтен гомерләрен спортка багышлаган кешеләр бу. Гүзәл ханым үзе дә спортчы. Заманында чаңгы буенча республика ярышларында да җиңүләр яулаган. Әле дә район ярышларында беренче урыннарда бара. Тәлгать Әхмәтов хоккей, волейбол уеннары остасы. Шундый остазлары, тренерлары булган егетләр ничек инде җиңү яуламасыннар!
Соңыннан җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА