Чын укытучы булыр өчен...

2018 елның 2 марты, җомга

Чын укытучы булыр өчен...

Сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручыларның һөнәри осталыгы буенча бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучыларны бүләкләү район күләмендә зурлап үткәрелде. Бүгенге көндә инде кайберәүләр зона ярышларында да катнашты. Анда җиңү бәхете елмаймаса да, катнашу, тәҗрибә туплау, фикерләр алмашу үзе кыюлык, һәрберсе өчен мөһим. Конкурста катнашкан һәр педагогның үз эш алымы һәм күрсәтерлек эше бар.

Утар Аты мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Мостафина сыйныф җитәкчеләре арасында районда иң яхшысы булып танылды. Педагогик стажы 20 елга якын булган укытучының сыйныф җитәкчесе булуына да шулкадәр. “Уңышларга ирешүдә гаиләнең дә роле зур. Без бөтен чарага ирем, балалар белән бергәләп әзерләнәбез. Хәтта кайнанамны да катнаш- тырыр идек, яше генә олы, — дип шаяртып сүз башлады ул. — Ә укучылар тормышына килгәндә, аларга иң беренче чиратта тыңлаучы кирәк. Үзләрен тыңлый белгәннәрне балалар якын итә. Быел мин 5нче сыйныфларны җитәкли башладым. Беренче елыбыз гына булгач, әле һаман танышабыз, бер-беребезнең холкын өйрәнәбез. Кайвакыт бергәләп уйнап та алабыз. Хәтта мендәрләр атышып... Алар уйный, мин командир. Мондый уеннарның үз нәтиҗәсе бар: мендәр тиюче күршесе белән кочаклашырга тиеш. Әнә шул чакта үзара дус булмаган балалар да дуслашып китә. Уеннарны Интернеттан да алам, аннан 2016 елдан Казан шәһәрендәге талантлар университетында укый башладым, аннан күп файдалы мәгълүмат алып кайтам. Әлеге университет күп юнәлештә талантлы балалар белән шөгыльләнә. Быел августта укучылар белән барып берничә көн шөгыльләнеп кайтырга ниятлибез. Безнең сыйныф әти-әниләре дә бик ярдәмчел, бердәм. Миңа гел әйбәт, аңлаучы әти- әниләр туры килә, рәхмәт аларга. Сыйныф җитәкчесен үз иткән бала укуда да тырыш була. Үземнең педагогика көллиятендә укыганда сыйныф җитәкчем булган Сәрия Низаметдинованы еш искә төшерәм, аның хакында балалар белән дә сөйләшәм. Чын тормыш сабагы бирде ул. Беренче курста укыганда, кайчан аны күрермен инде, дип, кышкы каникулның тизрәк бетүен теләгән чакларым истә. Аны искә төшермәгән бер көнем юк. Укучыларыбыз да безне бары яхшы яктан гына искә төшереп яшәсен иде, аларга тормышта югалып калмаслык итеп тәрбия бирә алсак иде дип эшлибез. Хәзерге заманда укытучы булып эшләү бик рәхәт түгел, гел киеренкелектә яшибез”.

Өчиле мәктәбеннән Венера Гарипова чирек гасырга якын гомерен педагог-оештыручы һөнәренә багышлаган.

– Мәктәптә бәйрәмнәр оештырып кына калмыйбыз, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә еш катнашабыз. Үзем әзерләгән бер укучым “Ел лидеры”нда катнашып кайтты. Республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә татар мәктәп- ләреннән килүчеләргә уңыш сирәк елмая, чөнки соңгы вакытларда жюри составында татар милләтеннән булганнар сирәк. Шулай да, без укучыларны өйрәнеп, күреп, дөнья белән танышып кайтсыннар дип бәйгеләрдә катнашырга өндибез. Бәйрәм чараларын үткәрү идеяләрен каяндыр ишеткән, күргәннәрне кушып, кәрәзле челтәрдә актарынып та, үзем уйланып та язам. Мәктәпнең электрон сайтын да алып барам. Заманадан калышып булмый, укучылар, яшьләр белән бергә атларга кирәк, — ди гомеренең “алтын” яшенә таба атлаучы педагог.

Укытучы булу — талант ул. Әгәр табигатьтән бирелгән сәләтең юк икән, хет кайларда гына укыма, чын укытучы була алмыйсың. Ә балаларны алдап булмый...

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International