Эш сәгатьләре үзгәрде
Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсендә яки безнеңчә паспорт өстәлендә электрон чират барлыкка килде. Ягъни талон алып, чиратка басасың. Әмма аңа карап чират кимеми. Кайчан карама, ишек төбендә чират була. Тик моны җиңеләйтү һәм сәгатьләр буе чират торудан котылу юллары бар бит.
14 яшьтә кеше паспорт ала, 20, 45 яшьтә аны алыштыра. Моның өчен дәүләт хезмәте порталы аша гариза язарга мөмкин. Ул очракта 30 процент ташлама да ясала. Дөрес, Татарстанныкы түгел, Россиянеке кирәк, аның өчен Пенсия фондына, 3 кабинетка, күпфункцияле үзәккә (аларда бушка), саклык банкының өченче катындагы бүлмәгә (түләүле) һәм пас-порт өстәленә килеп (чират зур) теркәлү үтәргә кирәк.
– Шул гариза нигезендә без барлык документларны әзерләп куябыз. Кулдан гариза тутырасы булмый. Документларны да күпфункцияле үзәккә генә тапшырырга мөмкин. Паспортны да шуннан гына килеп алалар. Безнең өчен мәшәкатьлерәк булса да, кеше өчен уңайлы. Анда чират та юк, эш сәгатьләре дә күп, – диде Россия паспортларын рәсмиләштерүче Алинә Заһидуллина.
Интернет аша гариза язмыйча паспорт өстәленә килгән очракта электрон чираттан талон ала. Алдан язылырга да мөмкин. Шул көнне 15 минут алданрак килә дә, пин-кодын язып талон ала. 3–09–88, 3–14–88 телефоннары аша шалтыратып, алдан язылырга да мөмкинлек бар. Мәсәлән, яшәү урынына теркәлү өчен бик уңай бу. Чөнки ул вакытта миграция бүлекчәсенә килү мәҗбүри. Бу эш башка җирдә башкарылмый.
– Чит ил паспорты алучылар дәүләт хезмәте порталы аша гариза язуга ияләшеп китте, – диде чит ил паспортлары бирү белән шөгыльләнүче Гөлира Галләмова. – Чөнки ташламалары сизелерлек. 3500 сумнан 30 процент ташлама 1050 сум була. Балаларга да 1500 сумнан 450 сум ташлама бирелә. Дөрес, бу өлкәдә бераз кыенлык булып алды. Кайберәүләргә түли, ташлама ала алмыйча атна буе көтәргә туры килде. Тик бу безнең гаеп түгел, Интернет белән бәйле. Хәзер җайга салынды. Ә гариза язылып, документлар тапшырылганнан, госпошлина түләгәннән соң бер айдан чит ил паспортын алырга миграция бүлекчәсенә килергә кирәк була.
Шуны искәртеп китәргә кирәк, паспорт өстәленең эш графигы үзгәргән. Бер кешегә 15 минут хезмәт күрсәтелә. Анысы шул килеш калган. Россия паспортын алу яки теркәлү өчен сишәмбе көнне 8 сәгатьтән 17, чәршәмбе, шимбә шулай ук 8дән 13, җомга 8дән 15 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Пәнҗешәмбе кабул итүләр үткәрелми, документлар белән эшлиләр, дүшәмбе ял итәләр. 13тән 13.45 сәгатькә кадәр төшке аш. Чит ил паспортын юнәтү өчен килүчеләргә эш сәгатьләре түбәндәгечә: сишәмбе, чәршәмбе, җомга 8 сәгатьтән 17гә, җомга 8дән 15 сәгатькә кадәр. Пәнҗешәмбе шулай ук документлар белән эшләү өчен, дүшәмбе ял көне, төшке аш вакыты да шундый ук.
– Без вакытлыча рәсмиләштерү, тору өчен рөхсәт, квоталар алу, гражданлыкны рәсмиләштерү белән дә шөгыльләнәбез, – диде чит ил гражданнары (мигрантлар) белән эшләүче Рүзәл Нигъмәтҗанов. – Үзбәкстан, Таҗикстаннан, аз булса да Казахстан, Әрмәнстан, Әзәрбәйҗаннан визасыз керәләр. Аеруча үзбәкләр һәм таҗиклар күп килә. Эшкә дип. Алар районда берничә урында эшлиләр. Патент белән. Эшләре беткәч кайтып китәләр, декабрь ахырларында тагын киләләр. Патент бер елга гына бирелә. Алар безгә үзләре килми, эш бирүче яки мастерлары йөри. Тору өчен рөхсәтләре булган очракта патент кирәк түгел. Таможня берлегендә торганнар да килешү буенча гына эшли.
Ә патент түләүле. Быелдан һәр кешегә ай саен 3662 сум салым түләнә. “Моннан тыш мигрантлар һәр ел медицина тикшерүе үтүгә – 5–6 мең, медицина полисы өчен (тормышны иминиятләү) – 1000 сум, рус телен белгәнлеккә сертификат өчен (монысы 5 елга бер тапкыр) – 5000 сум, паспортны тәрҗемә иткәнгә (бер тапкыр) 1060 сум тирәсе түлиләр, – диде Рүзәл Нигъмәтҗанов. – Кунакка кайткан очракта тору урыны буенча теркәлеп, 3 ай яши алалар”.
Гөлсинә Зәкиева