Әлифба музее үзгәреш кичергән

2018 елның 2 марты, җомга

Әлифба музее үзгәреш кичергән

– Башта бер урында урнашкан булса, көллият бинасы ныклап төзекләндерелгәннән соң музей урынын үзгәртте. Бик матур, бай эчтәлекле музей булса да, тормыш алга бара бит. Аңа да үзгәреш һәм яңарту, фәнни материаллар белән тулыландыру, чын музей ясау кирәклеге үзен сиздерде, – диде педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Ислам мәдәнияте музее баш белгече Миләүшә Даутова җитәкчелегендәге төркем музейны баету гына түгел, эстетик яктан якын килеп бизәүгә дә зур игътибар бирде. Әлифба музее җитәкчесе Сания Камалетдинова да үзеннән зур өлеш кертте. Кыскасы, олылар, студентлар өчен генә түгел, балалар өчен дә кызыклы булсын дип тырыштылар. Балалар белән интерактив уеннар оештыру мәйданчыгы да булдырылды.

– Рәмзия һәм Сәләй Вагыйзовлар гаиләсе үрнәгендә генә дә тормышның кадерен аңлап була. Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, сынмаганнар, зур эшләр башкарганнар, югары үрләр яулаганнар. Алар төзегән әлифбаны укып белем дөньясына кереп китүемә мин бик шат. Ә телебезне саклап калу безнең бердәм эшләвебездән тора, – диде Илшат Нуриев һәм Әлифба музеен тулыландыру, бизәү, яңарту өстендә эшләгән белгечләргә олы хөрмәтен белдереп Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Сәләй Вагыйзов бездә туып-үсеп, Арча якларында эшен башлаган. Татар телен үстерүгә зур өлеш керткән. Аны шулай олылавыгыз, зур бәя биргәнегез өчен зур рәхмәт, – диде җавап сүзе белән Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов.

Хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев әйтүенчә, бу музейны тулыландыруга тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин да зур өлешен кертә. Ул бөтен төбәкләргә, хәтта чит илләргә дә хатлар язып, әлифбаларын сорый. Польша гына милли куркынычсызлыкны сәбәп итеп әлифбасын җибәрми. Аннан укытучыларда музейны төзүгә зур хезмәт куйганнар. Хәзер музейда әлифбалар тарихын чагылдыручы зал да ачылган.

Тантанадан соң кунаклар музей белән таныштылар. Студентлар – яшь экскурсоводлар һәр экспонат, документ турында аңлаешлы итеп сөйләделәр, Сания Камалетдинова үзенә генә хас осталык белән аларның чыгышын тагын да тулыландырды. Татарча шигырьләр, җырлар да яңгырады.

– Мин биредә бишенче тапкыр. Үзгәреш бик зур. Экскурсоводлар актив, якташыбыз тормышын яхшы беләләр. Бездә, Татар Байтуганында да, әлифба авторы музее бар, – диде Гөлфия Ибятова. – Беренче тапкыр танылган якташыбыз турында ничек белдек? Мин фельдшер. Бервакыт мине бер яшьлек авыру бала янына чакырдылар. Барсам – моның кулында уенчык түгел, китап. Шуны кочаклап ята. Аптырап калдым. Әнисеннән бу китапның әлифба булуын, аны авылдашыбыз Сәләй Вагыйзов төзүен белдем. Мин рус мәктәбендә. Сеңлемә дә бу хакта әйттем. Шул вакытларда аны телевидение аша 90 яшьлеге белән котлаган булганнар. Сеңлем бу хакта шуннан ишеткән. Ул тәвәккәлләп Арчага хат язды. Бер атна үтмәде, җавап та алды. Менә шуннан танышу башланды.

Арчада музей ачу тантанасында Сәләй Вагыйзов якташларыннан үзенең туган нигезе турында сораша. Мәчет каршындагы кечкенә генә өй була ул. Камышлы районы башлыгы ярдәме белән шул йортны сатып алалар да, төзекләндерүдә булышуны сорап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язалар һәм ярдәм дә алалар.

Хәзерге вакытта музей тулы көченә эшли икән. Ел эчендә 1700 кеше килгән. Шунда коръән дә укыталар. Балаларны патриотик рухта тәрбияләү чаралары да оештыралар. “Без нык рухлы, бай тарихлы милләт булып калырга тиеш”, – диләр Татар Байтуганы кунаклары.

Чара әнә шулай кызыклы үтте һәм Арча педагогика көллияте студентлары катнашында зур концерт белән тәмамланды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International