40 ел студентлар белән

2018 елның 2 марты, җомга

40 ел студентлар белән

Арча агросәнәгать көллиятенең хезмәткә өйрәтү остасы Рөстәм Гарипов озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгына квалификацияле белгечләр әзерләве өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

40 елга якын гомерен студентларны техника серләренә өйрәтүгә багышлый Рөстәм Фәһметдин улы. Армиягә киткәнче хезмәт юлын колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып башлый ул. Ил каршындагы бурычын үтәп кайткач, яшьтәшләре кебек калага юл тотса да, таш кала туган җир тәмен оныттыра алмый. Үзенең җир кешесе икәнлеген аңлап, бер елдан туган авылы Тылаңгырга кайта һәм Үрнәк учлищесына хезмәткә өйрәтү остасы булып урнаша. Башта “ГАЗ-52” машинасын иярләсә, соңрак “КамАЗ” машинасына хуҗа була һәм менә 30 ел инде шул “КамАЗ”ы аның тугрылыклы хезмәт юлдашы — бергәләп кайларга гына барырга да, нинди генә эшләр башкарырга туры килми аңа: ерак өлкә-шәһәрләрдән ашлама, симәнә орлык алып кайту дисеңме, язгы чәчү, көзге урып-җыю чорында көнне төнгә ялгап студентлар белән эшләүләр, караңгы төннәргә кадәр Арчада вагоннардан күмер бушату, кул пычкысы белән укытучылар өчен урман кисүләр... “Эшемне яратып башкардым. Яратмасаң, балалар, яшьләр белән уртак тел табып булмый, алар белән дус булмасаң, тыңлатып та булмый. Элеккеге елларда укучы егетләр техникага һәвәс, кызыксынучан иде, хәзер андыйлар төркемнәрдә санаулы гына. Балалар ялкаурак хәзер, хәтта машина йөртергә өйрәнергә дә расписание буенча гына киләләр, ә элек дәресләрдән соң да кайтарып җибәреп булмый иде ”, —дип сөйли оста.

Арчадамы, берәр авылга яки күрше районнарга барып чыксамы, укучыларының танып, үз итеп дәшүләре күңеленә рәхәт булуын әйтә ул. Укучылары арасында төрле дәрәҗәләргә күтәрелгәннәре дә шактый. “Кем генә булсалар да, кеше булып яшәсеннәр, остазлары биргән тәҗрибә һәрвакыт кирәкле булсын. Үземнең улым да киләчәктә үзем эшләгән көллияттә укып, механизатор булырга хыяллана”, — ди. Рөстәм абыйның гаилә стажы да 30 елдан арткан инде: тормыш иптәше Тәслимә апа белән уллары Әнвәрне үстерәләр.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International