Халык белән аңлашып

2018 елның 2 марты, җомга

Халык белән аңлашып

28 февральдә Арча шәһәренең көньяк өлешендә урнашкан күп функцияле үзәктә гражданнар җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров катнашты.

Җыенда Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, янгын күзәтчелеге, участок инспекторы һ.б. хезмәтләр вәкилләре чыгыш ясады.

Район башлыгы Илшат Нуриев 2017 ел йомгаклары, киләчәккә планнар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Узган елларда биредә үткән җыеннарда халык күбрәк шәһәрнең көньяк өлешендәге урамнарны рәткә китерүне сорый иде. Былтыр бу юнәлештә күп эш башкарылган, рәхмәт әйтүчеләр дә, инде таш түшәдегез, кайчан асфальт булыр икән, дип сораучылар да бар.

– 2017 елда шәһәрдә 46 урам рәткә китерелде, – диде Илшат Нуриев. – Кайсына вак таш түшәлде, кайсына асфальт җәелде. Күп катлы йортлар арасындагы 26 ишегалды асфальтланды. Быел 33 урамны төзекләндерү каралган.

Район җитәкчесе үзара салым акчасы җыюның мөһимлеген дөрес аңлаган кешеләргә рәхмәт белдерде. Шул исәпкә шактый урамнар төзекләндерелде, урам утлары ишәйтелде.

Айван авылы урамнарын кардан чистарту буенча да сорау бирелгән иде. Район җитәкчесе әлеге мәсьәләнең ныклы контрольдә тотылуы турында әйтте. Көчле бураннардан соң барлык урамнарны берьюлы чистарту мөмкин түгел. “Жилкомбытсервис” ширкәте андый вакытларда тәүлек буе эшли.

Ширкәт җитәкчесе Альберт Хәкимов кайбер кешеләрнең трактор чистартып киткән юлга яңадан кар ташлауларыннан зарланды. Моннан соң андый бәндәләргә административ комиссия алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Мин шунда Арчаның Зур урамында элегрәк яшәгән әбиләрне искә төшереп утырдым. Кар–бураннардан соң алар үз турыларындагы тротуарны да көрәп куярлар иде. Берәү дә кушмый иде моны, шулай тәрбияләнгән буын кешеләре иде алар.

Илшат Габделфәртович 2017 елда зур күләмле эшләр башкару мөмкинлеге тудырган өчен ил, республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. 2018 елга да планнар зур. Район поликлиникасы ныклап төзекләндереләчәк, шәһәрнең төньяк өлешендә, “Арчабаш” бистәсендә балалар бакчалары төзеләчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов сорауларга җавап биргәннән соң үзара салым акчаларын 20 мартка кадәр түләргә чакырды.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International