Бер–береңнән күреп, өйрәнеп

2018 елның 2 марты, җомга

Бер–береңнән күреп, өйрәнеп

Хуҗалыклар җитәкчеләре белән терлекчелеккә багышланган семинар–киңәшмәнең чираттагысы “Кызыл Яр” һәм “Аю” хуҗалыкларында булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

“Кызыл Яр” ширкәте узган ел гына оешып эшли башлаган хуҗалык. Аңа Түбән Оры һәм Кызылъяр авыллары керә, 3178 гектар сөрүлек җирләре бар.

Башта ук шуны әйтеп куярга кирәк: “Кызыл Яр” яңа оешкан хуҗалыклар арасында уңышлы эшли башлавы белән аерылып тора. Алай гына да түгел әле, районның башка хуҗалыклары да үрнәк алырлык эшләре бар аның. Мәсәлән, бозаулар тәрбияләү, фермалардагы тәртип, оешканлык, эшкә җаваплы караш.

Биредә узган ел җәй айларында булырга туры килгән иде. Ферма, ындыр табагы тирәләрендә халык мәж килә, торакларны үзгәртәләр, шайтан таяклары эчендә калган территорияне чистарталар, төзиләр, төзекләндерәләр. “Болай да эшләп була икән”, – дип авыл кешеләре дә шаккатып карап тора иде.

– Менә болар бар да бер ел эчендә диярлек башкарылган эшләр, – диде район җитәкчесе Илшат Нуриев “Кызыл Яр” ширкәтендә фермаларда йөргәндә.

Әтнәләр безгә үз технологияләрен алып килде. Бозаулар торагын үзгәртеп, 7–8 бозауга исәп- ләнгән бүлемнәр бүлделәр. Бездә бит салкын ысул белән асрыйбыз дип, бозауларны шыксыз торакларда куырылып ятарга мәҗбүр итәләр иде. Шунда чирләп, йөткереп ятты инде алар. Ә биредә яшь малларны бала тәрбияләгән кебек тәрбиялиләр. Асларына салам түшәлгән, чиста, җылы, рәхәтлек. Сөтне дә аерым залга кереп эчә алар, һәркайсының үз урыны билгеле. Уйнаклап чыгалар, тамак туйгач чабышып кереп китәләр. Угызны Әтнәдән, сәламәт сыерларныкын китерәләр.

Үзләренең катнаш азык цехы бар. Өч төрле төркемгә исәпләнгән катнаш азык әзерлиләр. Кирәкле күләмдә өстәмәләр кушыла, барын да компьютер көйли.

Ике терлекче 270 бозау карый, узган айда 900әр грамм тәүлеклек үсеш алганнар. Айлык уртача хезмәт хакы 26–28 мең сум, диделәр.

Ут бетә калганда да сусыз калмаячаклар. Скважина казып запас су булдырганнар, генератор әзер тора. Маллар җылытылган су эчә.

“Аю” ширкәтендә дә хәзер күршеләргә күз салгалап эшләргә туры киләчәк. Ә гомумән алганда, тотрыклы гына эшләп ята алар. Фермаларны, амбар хуҗалыгын җай белән төзекләндереп киләләр.

– Районда лейкоз, тояк авырулары булмаган иң чиста хуҗалык бу, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов.

Димәк, белгечләре дә әйбәт эшли. Узган ел гына да өч стипендиатлары югары уку йортын тәмамлап эшкә кайткан. Тагын икәү укый, диделәр. Инвесторлар Сафиуллиннарның үз балалары да югары белем алып хуҗалыкка эшкә кайткан.

Мондый семинар–киңәшмәләр һәр хуҗалыкта үткәреләчәк.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International