Марсель Хәлилов – икенче урында

2018 елның 2 марты, җомга

Марсель Хәлилов – икенче урында

Арча ДОСААФы оешмасында берничә ел рәттән инде Ватанны саклаучы көне уңаеннан шахмат ярышлары оештырылып килә. Быел ул Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин призына үтте. Анда Арча һәм Әтнә районнарының иң яхшы шахматчылары катнашты.

Ярышлар алдыннан шахматчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов,  әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгатъчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Арча ДОСААФы оешмасы рәисе Рөстәм Алеев котлады һәм уңыш-лар теләде.

Шахматчыларны тәбрик- ләргә һәм ярышларда уңышлар теләргә Кораллы Көчләр ветераннары район башлангыч оешмасы әгъзалары да килгән иде. Моннан соң алар Җиңү паркындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә, Арча үзәгендәге мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады әле, ул чәй өстәле янында дәвам итте. Биредә отставкада булып та, башлангыч оешма әгъзасы буларак яшь буынны хәрби–патриотик рухта тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш керткән җитәкчеләргә, Кораллы Көчләр ветераннарына Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт хатлары һәм юбилей медальләре тапшырылды.

Ә шахмат ярышларына килгәндә, ул киеренке үтте. Чөнки иң көчле шахматчыларның берсенең дә бирешәсе килмәде. Беренче һәм өченче урыннарны Әтнә районыннан Ирек Сабиров һәм Ленар Шакиров яулады. Безнең районның шахмат федерациясе рәисе, танылган һәм ару–талуны белмәс шахматчыбыз Марсель Хәлилов икенче урында. Шахматчыларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International