Олы юлга маяк ул
Арча үзәк китапханәсендә 12 егет һәм кызга паспорт тапшыру тантанасы булды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсе хезмәткәре Гөлира Галләмова алып барды. Китапханәче Гөлназ Шакирҗанова укучыларны паспорт тарихы белән таныштырды, аның турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
– Паспорт ул – сезнең иң беренче һәм гомер буена озатып баручы иң кирәкле документ. Бу көннән сез Россиянең тулы хокуклы гражданнары буласыз, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин.
Тантанада ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, районның Иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты баш белгече Ришат Камалов, хезмәт ветераннары Илдус Сәгъдиев, Фәрхат Зыятов катнашты. Балаларның ата–аналары да килгән иде.
– Без 14 яшьтә комсомол билеты алган идек, – диде үзенең дә шушы яшьтәге чагын искә төшереп Наил Габдрахманов. – 28 яшькә кадәр аны кадерләп сакладык. Ә паспорт ул гомер буена кирәкле документ.
– Комсомол билеты алырга барганны мин әле дә хәтерлим, – дип кушылып китте Илдус Сәгъдиев. – Аякта чабата, ашау – черек бәрәңге. Сезнең тормыш бик рәхәт. Әти–әниегезнең кадерен белеп, рәхәтләнеп яшәгез. Әле сезнең аласы документларыгыз күп булыр. Әмма паспорт шулар арасында иң кирәклесе.
– Әйе, паспорт барысын да хәл итә. Аннан башка бернинди һәм бернигә хокукыбыз юк, – диде Ринат Һидиятов.
Тантана җырлар белән баетылды. Арча Мәдәният йортыннан Расих Галимҗанов, Данис Гайфуллин, Динар Бариев матур җырларын башкардылар, Фәрхат Зыятов шигырь сөйләде. Кыскасы, яшүсмерләргә бу көн истәлекле булсын өчен өлкәннәр барын да эшләргә тырышты. Гөлсинә ЗИННӘТОВА