«Нократ дулкыннары»

2018 елның 3 марты, шимбә

28 февральдә Мамадыш шәһәрендә «Нократ дулкыннары» исемле VI Ачык фольклор бәйгесе узды. Конкурста Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.

«Традицион уен коралларында башкару» номинациясендә  "Балкашык" фольклор ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Саләх улы) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Традицион уен коралларында башкару» (курай) номинациясендә Азат Ахунов III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Саләх улы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International