Инглиз җырлары фестивале

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Җыр һәрвакыт кешелекнең юлдашы булган. Кеше шатлыклы мизгелләрен җыр җырлап үткәрсә,кайгыларны моң белән баскан. Бер генә бәйрәм дә җырсыз узмаган.

Җыр яраткан кеше матурлыкны да ярата. Ә матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми.Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсә. Җыр аның балачагыннан алып гомерлек юлдашына әйләнә. Җыр ул милләтләрне дә берләштерә, дуслаштыра.

2 март көнне “Арча өченче номерлы башлангыч мәктәп балалар бакчасы”нда инглиз җырлары фестивале узды. Фестиваль-конкурста катнашучыларның чыгышларын мәктәпнең директоры Фатыйхова Л.Р., Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең инглиз  теле кафедрасы укытучысы Халитова Р.Х. һәм ата-аналар комитеты рәисе Гафурова И.Н. бәяләделәр.

Бу бәйрәмдә һәр сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге группаларда тәрбияләнүчеләр инглиз телендә берәр җыр башкардылар. Балаларның инглиз сүзләрен дөрес әйтеп җырлау сәләтләренә һәм башкару осталыкларына сокланмый мөмкин түгел иде.

Кичә зур оешканлык белән үтте. Бу чара укучыларда инглиз теленә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International