-3 мартта Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның һәм Россиянең Халык артисты, профессор Винера Ганиева җитәкчелегендә «Сандугач-Соловей» V Халыкара вокалистлар конкурсы булып узды. Анда Мәскәүдән, Кытайдан, Башкортстаннан, Мари-Эльдән, Архангельск, Яр Чаллы һәм башка бик күп төбәкләрдән 300 дән артык бала катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Илзирә Сираҗиева (укытучысы Харисова Чулпан Фирдант кызы) I дәрәжә лауреат, Закирҗанов Кәрим (укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улы) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Алар кубок, дипломнар һәм истәлекле буләкләр белән бүләкләнделәр. Укытучыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.