Бас, әйдә, “Өммегөлсем”, үзәкләре өзелсен...
Әле яңа гына кар астыннан башын калкыткан беренче яз чәчкәләре – умырзаялардай сәхнәгә чыкканнар иде. Шул арада 10 ел үтеп тә киткән. Шушы көннәрдә Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” фольклор коллективы (җитәкчесе Розалия Насыйбуллина) үз сәхнәсендә юбилеен билгеләп үтте.
Зур уңышларга ирешү өчен ун ел бик аз вакыт кебек. Әмма “Өммегөлсем” иҗатының беренче адымнарыннан ук уңышлы чыгыш- лары белән танылып китте. Район, республика фольк-лор фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулады, район сәхнәләренә бик еш чакырылды, районга килгән кунакларны каршы алу чараларыннан калмады.
– Күп бәйрәмнәрдә коткаручы коллектив ул. Ташкичүдә генә никадәр кунаклар кабул иттек. Сок- ланабыз аларга, – диде юбилей кичәсендә катнашкан Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Алар күрсәткән гореф–гадәтләрне мәктәп балаларына дәрес итеп бирергә дә була.
Чыннан да шулай. “Өммегөлсем”нең бу көнне тәкъдим иткән фольклор күренешләре соклану уятты. Уйнаулары белән генә дә түгел, әби–бабаларыбызның инде онытылып барган йолаларын яңартып сәхнәгә чыгарулары белән дә. Бүгенге өлкәннәребез әле аларны белә, гомерләренең иң матур мизгелләре буларак исләренә төшерә. Фольклор коллективлар чыгышы аша ул киләчәк буынга да барып ирешсен иде. Мирас буларак.
“Кич утыру”, “Кодалар каршылау”, “Су буенда кер чайкау” фольклор күренешләре җырлар, такмак әйтешүләр, уеннар белән алып барылды. Элек кодалар каршылауны да чын бәйрәмгә әверелдергәннәр. Бүләкләрне дә кара–каршы җырлашып тапшырганнар, кияү белән кәләшне, кодалар–кодагыйларны да биеткәннәр, җырлатканнар.
“Су буенда кер чайкау” да күңел ачулар белән бәйләнеп киткән. Чыр–чу, уен–көлке, кызыклы уеннар, җырлар, биюләр... Кер чайкарга төшкән җирдән өйгә кайту да онытылган.
– Яшь вакытта клубларга чыга һәм бу уеннарны уйный идек. Аңа да илле ел үткән инде. Әмма бүген кабат искә төшереп рәхәтләнеп карап утырдым, – диде район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов. – Фольклор бик катлаулы жанр. Аның өчен тарихны белергә кирәк. Һәм бу эшне Розалия Насыйбуллина гына булдыра ала. Авыл тарихы турында китап чыгаручы да Розалия ханым. Мактаулы хезмәтегез тукталып калмасын. Ул яшьләрне традицияләр нигезендә тәрбияләүдә дә зур роль уйный.
Әмма юбилей кичәсенә күбрәк өлкәннәр килгән иде. Алар яшь чакларын искә төшереп рәхәтләнеп ял итеп утырдылар. Егетләр һәм кызлар, югары сыйныф укучылары да клубка шушы кичәгә чыксалар, үзләренә күпме яңалык алып киткән булырлар иде. Чыгыш ясаучылар арасында яшь җырчылар – авыл киленнәренең булуы ничек күңелле булды бит. “Өммегөлсем”нәр кебек яшьнәп яшәгез.
– Өйдә 93 яшьлек кайнанам бар, ирем эштә. Барысына да өлгерәм. Коллективта шөгыльләнү дәрт, рәхәтлек бирә, авырулар, мәшәкатьләрне оныттыра, – ди Суфия Хәсәнова.
– Мин Айван авылында туып–үстем. 17 яшемдә бу якка эшкә кайттым һәм кияүгә чыгып төпләнеп тә калдым. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләдем. “Өммегөлсем”гә ирем Рәшит белән бергә йөрибез. Ул тракторчы иде. Гомер буе җырлады, сәхнәләрдә чыгышлар ясады, – диде Вәсилә Шәвәлиева.
Коллективтагыларның һәрберсе әнә шулай күңел биреп, яратып йөри. Алар биредә аралашалар, серләшәләр, киңәшләшәләр дә, кайчак өйдән тәм–том алып килеп, бергә утырып чәй дә эчәләр. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Розалия Насыйбуллина аларны күз карашыннан ук аңлый. Үзе дә бик талантлы шәхес. Соңгы еллардагы уңышлары гына да шул турыда сөйли. Авыл тарихы турында китабы басылып чыкты. Шигырьләр яза. Күптән түгел “Ел хатын-кызы” республика фес- тиваленең зона ярышында катнашып, җиңү яулады. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бара. Розалия ханымга һәм мәңге картаймас “Өммегөлсем”гә яңа иҗат уңышлары телибез.
Гөлсинә Зәкиеваx