Күңелләр күтәрелде

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Күңелләр күтәрелде

1 марттан 8енә кадәр Татарстанның сәнгать осталары районнар буйлап концертлар куеп йөри.

5 мартта Арча районы тамашачысы Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, эстрада җырчысы Айгөл Гардисламова, музыкант, Халыкара премияләр лауреаты Айнур Моратов һәм “Казан кичләре” бию ансамбле кызлары  белән очрашты.

Татар эстрадасы йолдызлары концерты сайлаулар алдыннан уза. Артистлар әйтүенчә, мондый чыгышлар кешеләргә аралашу мөмкинлеге тудыра һәм яхшы кәеф бүләк итә. Чыннан да, кәефләр күтәрелде, күптән күрешмәгәннәр дә күрешкәндер концертта. Авыллардан да килүчеләр бар иде. Наласадан Зөлфирә Зарипова кодагые Ания белән килгән. “Ничәнче елны сайлауда катнашканымны хәтерләмим дә инде. Бер сайлаудан да калганым юк, участокка барып сайлыйм ел да. Хәзер концертларны карап кына утырсак, элек сайлау көнендә авылдашларга үзебез концерт куя идек, җырлыйм мин, — дип сөйли гомере буе сыер савучы булып эшләгән Зөлфирә апа. – Биш бала үстердем, һәммәсенең үз тормышы. Тормыштан зарланмыйм, яшь вакытлар белән чагыштырганда, хәзер тормыш бик рәхәт”. Тамашачылар арасында мәктәпнең югары сыйныф укучылары да бар иде. Бер төркемгә сүз каттым. Тәүге тапкыр сайлауга әзерләнүчеләр дип уйлаган идем, Арчаның 2нче мәктәбендә 9 сыйныфта укучылар икән. Мәктәп җитәкчелеге аларны, киләчәктә сайлаучы булачакларын күздә тотып, бүгеннән үк киң җәмәгатьчелек арасына атласыннар дип, сайлау алды атмосферасын татып карау өчен алып килгән икән.

Сәнгать әһелләре, алып баручы тамашачы белән якыннан аралашып,

җырлаттылар да, шигырь дә сөйләттеләр. Тамашачы арасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та бар иде.

Тамашачы таралыша: күңелләр җырлар тәэсирендә, күтәренке. Марсель Вәгыйзов киңәш биргәнчә, шушы көр кәефне 8 март бәйрәменә, аннан соң 18 мартка кадәр җиткерер- гә кирәк...

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International