Арча – йөрәккә якын почмак

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Арча – йөрәккә якын почмак

Арча – ел саен үсеп, киңәеп, яңарып торучы, төрле мәдәниятләр һәм диннәр бергә гармониядә яшәүче гаҗәеп шәһәр. Шәхси йортлар белән бергә күп катлылары да үсеп чыга. Спорт, мәдәни үзәкләр, парклар, Казанка елгасының гүзәл яр буе барлыкка килде. Болар барысы да район, шәһәр җитәкчелегенең һәм  эш сөюче халыкның хезмәт нәтиҗәсе.

Моннан ике еллар элек шәһәрнең үзәгенә күбрәк игътибар бирелсә, бүген шәһәр читендәге күп кенә урамнар да үзләренә карата  игътибарны тойды. Арча станциясендәге юллар төзекләндерелде, Айван, Төбәк–Чокырча, Зур Бирәзә авыллары, Питомник микрорайоны урамнарындагы гади утлар энергия саклый торганнарга алышынды, чишмәләр төзекләндерелде – монда Арчада яшәүче һәр аңлы кешенең өлеше бар. Үзара салым җыюны кертү күп кенә мөһим мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итте.

Казансу паркының икенче чиратын ачу – гомуми көчләр белән таулар күчереп булуның тагын бер дәлиле. Паркның яңа ачылган өлешендә үзара  салым акчасына гаилә белән ял итү өчен атынгыч, җәяүлеләр тротуары, чаңгыда шуу өчен махсус яктыртылган трасса ясалды. 500 агач һәм куак, күпьеллык чәчәкләр утыртылды. Болар барысы да шәһәр халкы һәм кунаклары өчен.

Беренче елда берничә урам үзгәртелсә,  икенче елда – калганнары. Шулай итеп без шәһәребезнең йөзен үзгәртә, әйләнә-тирә өчен уңай шартлар тудыра алуыбызны аңларга тиеш. Үзара салым җыюда катнашып, һәр кеше үзен шәһәребезнең бер кисәкчәсе итеп тойсын.

Хөрмәтле шәһәр халкы, Арча – безнең уртак йортыбыз. Үзара салым акчаларының республикадан артып кайтуы өчен вакытында түләвегезне  сорыйбыз.

“Шәрык”, “Көнбатыш”, “Питомник”, “Үзәк”, “Көнчыгыш” территориаль җәмгыять үзидарәләре 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International